Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКЦИЯ КЫСАЛАРЫНДА: Актанышка "Автобус 14...30" килде (+ФОТОЛАР)

12 августта  “Татарстан яшьләре” (“Молодежь Татарстана”) хәрәкәте “Автобус 14..30” дип исемләнгән акциягә старт бирде. Ул 6 сентябрьгә кадәр дәвыам итәчәк.

Шушы вакыт эчендә  “Автобус 14..30” хәрәкәте республиканың һәр районында тукталыш ясый. Аның кысаларында Татарстан активистлары яшьләр белән очрашып, районда яшәү шартлары яхшырак булсын өчен ниләр кирәк булуы турында фикер алыша.

Бүген бу автобус Актаныш районына  килде.  Бу уңайдан "Яшьлек"  мәдәни үзәгендә мавыктыргыч очрашу оештырылган иде. 

Акция  “Яшьлек” каршындагы мәйданда башланып китте. Сәфәр командасына керүче администраторлар ачык дискуссия һәм онлайн-сораштыру үткәрделәр, яшьләрне тыңладылар, безнең җирлектә яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында кызыксындырган сорауларны һәм тәкъдимнәрне карадылар. 

Яшьләргә үзләрен табарга булышуны,  аларның  фикерен ишетергә ярдәм итүне максат итеп куйган чарада район башлыгы Э. Н. Фәттахов та катнашты.  Акциянең мәктәп укучылары, көллият, университет студентлары һәм башка 30 яшькә кадәрге кешеләрне күздә тотып үткәрелүен исәпкә алсак, очрашу дустанә мөнәсәбәте, җылы атмосферасы белән аерылып торды.

Реклама

Әлеге “автобус”  чын мәгънәсендә   яшьләр белән турыдан-туры  аралашу мәйданчыгына әверелде.  Актанышка килгән ТР яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов  та  яңа акциянең  яшьләр тормышына ниндидер яңалык кертүгә  һәм аларның фикерләрен тыңлауга йөз тотуын азсызыклады. 

 - Без яшьләр белән нәкъ шулай аралашырга кирәк дип ышанабыз — актуаль форматта, модалы мәйданчыкларда, бер дулкында булырга. Булырга һәм яшьләр фикерләрен өйрәнеп,  хакимиятнең яшьләр белән эшләвен  җайга салырга ярдәм итәргә... , — дип сөйләделәр хәрәкәт вәкилләре. 

Акциянең беренче көнендә үк ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов старт биреп,  автобус кузовында граффитиның бер өлешен төшергән булган. Безнең районга килеп җиткәнче, автобус шактый “бизәлергә” өлгергән, сәфәр ахырында автобус безнең “Актаныш” язуы белән дә тулыланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев