Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АЛДА - АРМИЯ САФЛАРЫ: Актанышта хәрби хезмәткә китүче егетләр белән очрашу үтте (+ФОТОЛАР)

Бүген Актанышның "Яшьлек" мәдәни үзәгендә традицион хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.

 Ул  район башкарма комитеты  һәм хәрби комиссариат белән берлектә оештырылды. Чарага булачак солдатлар, аларның әти-әниләре, якыннары, хәрби комиссариат вәкилләре, район җитәкчелеге чакырылган иде.  Алар алдында район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Заһретдинов чыгыш ясады. 

Районның баш хәрби комиссары  Ленар Әхмәтҗанов белдергәнчә, быелгы көзге  чакырылышта Актаныштан 50ләп егетне Россия Кораллы Көчләренә озату планлаштырыла.

Актанышта егетләрне хәрби әзерлекле итүгә җитди игътибар бирелә. Бу уңайдан районда мөмкин булган барлык шартлар да тудырылган. 

Сезне армия мәктәбен үтеп, тагын да ныгып, районыбыз икътисадын үстерүгә, яшәү шартларын тагын да яхшыртуга өлеш кертүгә көтеп калабыз, - дип  егетләргә мөрәҗәгать итте җитәкчелек. 

Чара барышында егетләрдән кергән  сорауларга җаваплар бирелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев