Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АРАБЫЗДАН БЕРЕБЕЗ: "Кызыл көч" колхозын 28 ел җитәкләгән Гадел Сәлахетдиновка 90 яшь

Элекке "Кызыл көч" колхозында 28 ел җитәкче булып эшләгән, партиянең ХХII съезды делегаты, Ленин ордены кавалеры, хуҗалыкның икътисадын югары дәрәҗәгә күтәргән, социаль мәсьәләләрне уңай хәл иткән Гадел Сәлахетдиновка бүген – 23 декабрь көнне 90 яшь тулды.

Бүген иртәдән үк хөрмәтле райондашыбыз тәбрикләүләр кабул итә. Якташыбыз – беренче Президент Минтимер Шәймиев тә беренчеләрдән булып котлаган юбилярны. Районда  иртәгә – 24 декабрь көнне район мәдәният йортында 16.00 сәгатьтә Гадел Касыйм улының данлыклы хезмәтен, шәхесен, тормышын олылаучы, данлаучы иҗади кичә үткәрелә. Район башлыгы Энгель Фәттахов ярдәме белән  яшь буынны тәрбияләүдә, буыннар чылбырын саклауда, тарихыбызны барлап, данлыклы шәхесләребезне хөрмәтләүдә мондый эчтәлектәге иҗат кичәләре күркәм гадәткә әйләнде. Бүген – туган көн иртәсендә районнан мәртәбәле делегация – район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Башак” җәмгыяте җитәкчесе Хәлил Хуҗин, Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова юбилярны туган көне белән котлап, район башлыгы Энгель Фәттаховның бүләген, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын тапшырдылар.

Гадел Касыйм улы туган көне уңаеннан истәлекләрен яңартты, үзенә күрсәтелгән хөрмәткә рәхмәтен белдерде, фикерләрен уртаклашып, бергә эшләгән җитәкче-белгечләргә, авыл халкына рәхмәтле булып яшәвен белдерде.

-Хәрәкәттә – бәрәкәт, яшисем килим яшим, рәхмәт, хөрмәтегез, котлауларыгыз мине тагын да дәртләндереп, кәефемне күтәреп җибәрде, - диде. – Авылны яратам, кешеләре тырыш, эшчән, шуңа да Актанышта төпләнеп яшәп калдым.

Гадел Сәләхетдинов олы кызы Наилә тәрбиясендә яши. Әтисенә зур хөрмәт күрсәтә кызы. Чаллыдан кайтып, инде менә дистә елдан артык әтисен карап, тәрбияләп тора. Гадел ага үзе дә тик утыра торганнардан түгел, ишек алдындагы гына түгел, урам яктагы карларга кадәр  көрәп куйган. Дөнья, республика, район тормышыннан хәбәрдәр булып, һәр кешегә ачык булып, ягымлы, якты карашта яши ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев