Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АВТОСЕССИЯ - 2019: Актаныш технология техникумының иң оста машина йөртүче студенты ачыкланды (+ ФОТОЛАР)

Югары һәм урта белем бирүче уку йортлары студентлары арасында оештырылып килүче “Автосессия” машина йөртү осталыгы бәйгесе 27 сентябрь көнне Актанышта да узды.

"Имин хәрәкәт атналыгы" кысаларында гамәлләштерелгән республикакүләм бәйгенең район этабында Актаныш технология техникумы егетләре үзара осталыкларын сынады. 

Тантаналы өлештә 9 студентны Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш  районы буенча бүлеге юл хәрәкәте куркынычсызлыгы бүлекчәсе  инспекторы, полиция лейтенанты Владимир Назарук,  ЮХИДИнең Актаныш районы буенча профилактика бүлеге җитәкчесе Лена Фазлиевалар   сәламләде. 

Ярышларда катнашучылар ике конкурс этабын узды. Теоретик этапта юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, ә практик өлештә автодромда автомобиль йөртү осталыгын күрсәттеләр.

 “Автосессия – 2019” бәйгесендә беренче урынны Айгизәр Басыйров яулады. Икенче урынга Фарис Хуҗин ия булды. Өченче урында Разил Галиев. Җиңүче егетләргә дипломнар, кубоклар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Иң мөһиме – Актаныш технология техникумының әлеге з уңганы  Казанда машина йөртүче студентлар арасында үтәчәк  "Автосессия-2019" бәйгесенең финалында катнашу мөмкинлегенә ия булдылар. Аларга уңышлар телибез! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев