Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АВЫЛ СУЛЫШЫ: “Ташкын” хуҗалыгы терлекләрендә аерым "меню", аларны УЗИ тикшерә, яз чәчү өчен терлек азыгы культураларының төре дә билгеле

1 ноябрь көнне Актанышның “Ташкын” хуҗалыгында авыл хуҗалыгы семинары узды.

 Кышлату чорына күчкәннән соңгы тәүге семинарда хуҗалык җитәкчеләре, зоотехниклар, технологлар, агрономнар, инженерлар катнашты. Семинарны район авыл хуҗалыгы идарәсе “Ташкын” хуҗалыгы базасында укыту-тәҗрибә уртаклашу формасында уздырды. Семинарда катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов мондый юнәлештәге семинарларның һәр хуҗалыкта да уздырылачагын хуплады.

Хуҗалык амбарында бөртекләрне кышкы саклауга кую, терлек азыгы культураларының да сакланышы һәм район буенча орлыкларны язгы чәчүгә әзерлек торышы белән таныштырылды.

Һәр юнәлеш буенча “Ташкын” хуҗалыгының баш белгечләре эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Машина-трактор паркында техника ремонты барышы, остаханәдә тудырылган эш шартлары каралды.

Хуҗалыкның терлекчелек тармагы яңа  алымнар кулланып, берничә төрдә эшли. Азык цехында терлекләр өчен миксерда  берничә рацион әзерләнә. Терлекләргә ашатылучы азык лаборатор тикшерү үткәрелгәннән соң, туклыклы матдәләр чагыштырмасы белән балансланган. Фермаларда терлекләрнең сәламәтлеге, сакланышы һәм үрчем алу буенча ветеринар-технологлар эш барышын күрсәтте. Сыерларның УЗИ тикшерүе практик формада бәян ителде.

“Ташкын”да тулысынча роботлашкан торак төзелеп бетү алдында. Әлеге торакта югары технологик эшчәнлек алып барылачак. Сыерларның сәламәтлеге һәм сөт бирүчәнлеге дөнья стандартлары таләпләренә туры килергә тиеш. Моның өчен бүгеннән үк нәселле сатып алынган терлекләр аерым торакларда асрала. Алардан туган бозаулар да аерым  тәрбияләнә. Ә инде компьютерлаштырылган эш барышы һәм көйләнеше өчен бүгеннән кадрлар укытып әзерләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев