Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бер тәмәке төпчеге

6 ноябрь, бәйрәм көнне, Актаныштагы Тынычлык проспектында урнашкан 34 нче йортта янгын чыкты.

Йортта яшәүчеләр тиз арада эвакуацияләнде. 1 нче катта хасил булган янгын учагы өске каттагыларга чыгу юлын кисте. Кемдер тар корридорлардагы куе төтен аша, кемдер янгын сакчылыгы хезмәте ярдәмендә тәрәзә аша урамга ашыкты. 


Янгынны беренчеләрдән булып әлеге йортның икенче катында яшәүче Тәнзилә Солтанова күреп ала һәм янгын күзәтчелегенә хәбәр сала. 


-    Янган ис чыккач, янгын сүндерүчеләргә шалтыратып, балаларны тиз генә киендереп тышка чыктык. Ул фатирда иртәме-соңмы нәрсә булса да чыгасы көн кебек ачык иде инде, - ди ул. Ярый әле вакытында күреп калган. Тиз арада шушы йортта яшәүче 43 кеше, шул исәптән 14 бала янгын тозагыннан коткарылды. 


Янгын сакчылыгы хезмәте тиз арада килеп җитеп янгынны сүндерде. Фатирда бу вакытта, бәхеткә каршы берәү дә булмый. Хуҗасының чираттагы кәеф күтәренкелеге эзләп урамга чыгып киткән чагы булгандыр. Янган фатирдагы тегендә-монда аунап яткан, корымга баткан биһисап буш шешәләр, идән тулы тәмәке төпчеге моңа яхшы дәлил. 


-    Янгынның сәбәбе, әлеге фатирда яшәүче гражданның ут белән саксыз эш итүе аркасында, тәмәке тарту нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. Әлегә тикшерү эшләре бара, - дип искәртте Актаныш һәм Минзәлэ районара янгын  күзәтчелеге өлкән дознавателе Марат Арсланов.


Менә шулай, кемнеңдер саксызлыгы һәм сүндерергә онытылган тәмәке төпчеге аркасындазур бер йортның бәйрәм кәефе кителде. Ярый әле күршеләр сизгер, Актанышта тәүгеләрдән булып төзелгән йортта идәннәр агачтан. Вакытында күреп калмасалар бөтен йорт утырып янар иде. 


Хәер, тәртипсез тормыш алып баручылар һәрбер йортта диярлек яши. Зур фаҗигаләргә барып җиткәнче битараф калмасагыз иде. Андыйлар үзенең гомерен генә түгел, сезнекен дә куркыныч астына куя.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев