Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Беренче президентны биргән районнан моны көтмәгәннәр

Быелгы урып-җыю кампаниясе район тарихына иң күп тулаем җыем алган елларның берсе булып кереп калачак. Хәер, район гына түгел, республика күләмендә зур сенсация булды бу. Кайбер интернет сәхифәләрдә “Беренче президентны биргән районнан без моны көтмәгән идек” дип тә язып чыктылар. Ә без кисәткән идек. Бу әле башы гына дип тә өстәп куярга була. “Актаныш игенчесе” исеме ул буш аваз түгел.

Соң культураларны исәпкә алмый, бүгенге көндә финиш сызыгына якынлашкан урып-җыю кампаниясендә район игенчеләре 151 мең тонна тулаем җыем алып, республиканың 43 район арасында беренчеләрдән баралар. Бездән кала беренче бишлектә - Арча, Сарман, Минзәлә, тәтешлеләр. Район күләмендә 1 гектардан 32,5 центнер уңыш җыеп алынган. Табигый шартлары бер булган 2016 елда әлеге санның 31 центнер гына тәшкил иткәнен дә исәпкә алырга кирәктер. Шулай ук, башка районнардагы кебек яңгырга тилмереп утырган чакларны да онытып булмас. Быел, шул сәбәпле, дистәләгән районнарда гадәттән тыш хәл игълан иттеләр. Әмма шушы кырыс шартларда да безнең игенчеләр тырыш хезмәт куеп Татарстан икмәгенә саллы өлеш кертә алдылар. Аларга ихлас күңелдән рәхмәт! “Актаныш игенчесе” исеменә тап төшерми, район данын еракларга таратып, алдагы хезмәтләрендә дә зур уңышларга ирешеп, тормыштан, хезмәттән тәм һәм ямь табып эшләргә, яшәргә язсын. Әлеге сүзләр барлык райондашлар исеменнән игенчелек үсешенә үз өлешен керткәннәрнең һәммәсенә барып ирешсен иде. 


Бүгенге көндә игенчеләр алдагы ел уңышына нигез сала. Җир эшкәртүдә ихтияҗы булган мәйданнарның әлегә 83 прцентында хезмәт куелган. Терлекләргә азык әзерләү дә дәвам итә. Әлегә 18,2 тонна печән, 157 тоннадан артык сенаж, тулаем алганда бер шартлы малга 24,1 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев