Актаныш

БЕЗ КИСӘТТЕК: Актаныш районында бәрәңге сабагы яндыручыларны саллы штрафларга тарта башладылар

Кичке якта район үзәге нәкъ менә бәрәңге чүбе яндыручылар аркасында куе төтенгә күмелә. Мондый хәл аеруча Аскы Актаныш, Бүләк , 57 бистәдә еш күзәтелә.

Көзге чорга кергәч, күпләр янгыннар чыгу куркынычы кими дип исәпли.  Әмма бу ялгыш фикер. Җылы, коры көннәр тору сәбәпле, әле дә янгыннар чыгу куркынычы саклана. Өстәвенә, бакча эшләре вакытында коры чүп-чарны яндыру актив төс ала. Янгыннар чыгуның төп сәбәбәбе дә - ут белән сак эш итмәү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү.

Сүз дә юк, бакчалардан уңышны җыеп алганнан соң, участокларны  бәрәңге сабакларыннан, төрле чүпләрдән арындырырга кирәк. Кемдер боларның барысын да өеп куеп черемә итсә, кемнәрдер - чүп контейнерларына чыгарып сала, өченчеләре исә яндыра.

Кызганычка каршы, Актаныш районында өченче төркемгә керүчеләр шактый. Игътибар итсәгез, кичке якта район үзәге нәкъ менә бәрәңге чүбе яндыручылар аркасында куе төтенгә күмелә. Мондый хәл аеруча Аскы Актаныш, Бүләк , 57 бистәдә еш күзәтелә. 


Актаныш районы янгын күзәтчелеге хезмәте халыктан  бакчаларда җыелган чүпне яндырудан тыелып торуны сорый. Закон нигезендә торак пунктларының гомумкуллану биләмәләрендә чүп-чар яндыру, учак ягу тыела. 

Районның баш янгынчысы Марат Арсланов билгеләп үткәнчә, янгынчылар да, коткаручылар да коры үлән һәм чүп-чар яндыруга каршы даими көрәшәләр. Аерым гражданнар янгын иминлеге кагыйдәләре нормаларын бозуларын һич кенә дә аңларга теләмиләр. Шул рәвешле үзләренең йортларын һәм күршеләренең хуҗалыкларын куркыныч астына куялар.

Без әлеге гамәл өчен район халкын гына түгел, авыл хуҗалыгы формированиеләрен дә, урындагы затларны да җәзага тартабыз, - дип кисәтә Марат Даян улы. - Бакчаларда бәрәңге сабагын, басуларда камыл калдыкларын, салам яндыру катгый тыела. Штрафлар физик затларга да, шулай ук юридик һәм урындагы затлар өчен дә каралган. Гражданнарга бәрәңге сабагы яндырган өчен – 2 мең сумнан 3 мең сумгача, вазифаи затларга -  6 меңнән 15 меңгә кадәр, юридик затларга  исә 150 мең сумнан 200  мең сумга кадәр штраф яный

Бу нисбәттән Актаныш районы янгын күзәтчелеге хезмәте даими рейдлар оештыра. Бакчада чуп ягучыларга административ хокук бозулар кодексынын 20.4 статьясының  1 пункты нигезендә буенча административ протоколлар да төзелгән. Шунысын да искәртү мөһим, әлеге материаллар ТР Экология министрлыгына да юллана. 

Сүз уңаеннан, бәрәңге сабагын яндыруга медиклар да каршы. Аның төтене сәламәт кеше өчен куркыныч булмаса да, астма, аллергия, йөрәк авырулы кешеләрдә ул өянәкләрне кузгатырга мөмкин. Шуның өчен акча янчыгыгыз турында уйлап, күршеләрегезнең сәламәтлеге турында кайгыртып яшәргә өйрәнсәгез иде, хөрмәтле райондашлар! 

Бакчада калдыкларны яндырырга уйлаган очракта, моны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмыйча да эшләргә мөмкин:  5 метр радиустагы биләмәне тиз янучан материаллардан чистартырга, чүпне тимер мичкәгә тутырып ягарга ( аны тиз генә каплау өчен янәшәдә тиешле зурлыктагы калай булу яхшы),учак бина- каралтылардан тиешле ераклыкта булырга тиеш, запаста су һәм янгын сүндерү җиһазлары булу зарур. Чүп-чарны мичтә яндыру - иң кулай вариант.Бу очракта да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре төгәл үтәлергә тиеш. Җилле көнне чүп яндыру бөтенләй рөхсәт ителми. Учакны караучысыз калдыдырга да ярамый.
 

 

фото иллюстрация рәвешендә бирелде. 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: