Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗДӘ ТУЙЛАР ГӨРЛИ: Республика көне алдыннан Актанышта йөзенче гаилә теркәлде

30 август – Республика көне уңаеннан, бүген Актанышның ЗАГС бүлегендә агымдагы елның 100нче никахы рәсмиләштерелде. 

Туй мизгелләре һәрчак күңелле булса да,  йөзенче пар булып теркәлү – анысы инде, чын мәгънәсендә, бәхет эше. Бүгеннән рәсми төстә гаилә булып яши башлаган Шәйхразыевлар да үз гаиләләренең түгәрәк сан астында теркәлүен очраклылык дип бәяләми, киресенчә, кулны-кулга тотынып үтәсе юллары озын-озак, бәхетле булуга бер ишарә бу. 

Альбина Бакирова белән Айнур Шәйхразыевлар Актаныш авылында туып-үскән. Бер-берсен исә  хәзер бик популяр булган интернет киңлекләрендә тапкан яшьләр. 

- Альбинаның тормыш иптәшем булачагын бер күрүдә аңладым. Әниемә, апаларыма охшаган ул, - дип, сөеклесен кочагына алды яңа гына кияү статусына ия булган Айнур. 

Яшь кәләш исә рәсми төстә гаиләне теркәүне бик мөһим, бик җаваплы адым дип атады. Һәркемгә үз парын табып, бәхеттә яшәргә насыйп булсын диде ул. 

Альбина һәм Айнур Шәйхразыевларны беренчеләрдән булып район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева тәбрикләде, аларга үзенең изге теләкләрен җиткерде, бәхетле, матур гаилә тормышы теләде.

Сүз уңаеннан, узган елның шушы чорында Актанышның ЗАГС бүлегендә 94 пар теркәлгән булган. Быелга алты гаиләнең күбрәк булуы өметле сан. Әмма районда аерылышучылар санының да кискен арта баруын билгеләп үтми мөмкин түгел. Агымдагы елда 100 гаилә корылган булса, ни кызганыч, 50дән артык гаиләнең паспортына  аерылышу хакында мөһер сугылган...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев