Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Безнең куркынычсызлыкны дәрәҗәле затлар саклый

Тәртип сагында торучы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан 11 ноябрь көнне район мәдәният сараенда узган тантаналы чарада авыр, әмма җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булган хезмәтләре өчен тәбрикләүләр кабул иттеләр. - 4 ел рәттән шушы сәхнәгә чыгып, коллективыбызны котлый алуым, бәйрәмебезгә сөенеп, якты йөз белән, яхшы күрсәткечләр белән...

Тәртип сагында торучы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан 11 ноябрь көнне район мәдәният сараенда узган тантаналы чарада авыр, әмма җәмгыятебез өчен зур әһәмияткә ия булган хезмәтләре өчен тәбрикләүләр кабул иттеләр.
- 4 ел рәттән шушы сәхнәгә чыгып, коллективыбызны котлый алуым, бәйрәмебезгә сөенеп, якты йөз белән, яхшы күрсәткечләр белән килә алу - зур шатлык, - диде Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Руфат Гайнетдинов. - Һәр хезмәткәр үз вазифасын җиренә җиткереп, намус белән башкара. Районда оператив хәл стабиль дип әйтә алам. Көнкүреш сәбәпләр аркасындагы авыр җинаятьләр, балигъ булмаганнар тарафыннан эшләнүче җинаятьләр саны кимеде. Юллар хәвефсезлеге турында сүз алсак та, соңгы елларда беренче тапкыр Федераль максатчан программаны үтәдек: юлларда үлүче, имгәнүчеләр, гомумән, юл һәлакәтләре алдагы еллардагыдан азрак. Бу күрсәткечләр коллективның тырыш эшчәнлегенә дәлил. Лаеклы ялдагы ветераннарыбызга тиңләшергә тырышып эшлибез. Һәммә хезмәткәрләргә, бәйрәмнәрне күп вакыт бездән башка үткәрүче, безне аңлап, көтә белүче сабыр якыннарыбызга зур рәхмәт!
Гражданнарга килгән зыянны кайтарып бирү 100%ка үтәлде; тикшерү, сорау алу бүлекләре нык тырыша, дип аерып, мактап телгә алды Руфат Гайнетдинов. Район эчке эшләр бүлегендә хезмәткәрләр җитмәү проблемасы да чишелгән: состав тулы диярлек.
"Полиция" төшенчәсе грек теленнән тәрҗемә иткәндә, "дәүләт белән идарә итү" дигәнне аңлата. Полиция хезмәткәрләренең эшчәнлегенә гражданнар хәвефсезлеге генә түгел, бөтен дәүләт эшенең ныклыгы, икътисад тотрыклыгы һәм дәүләтнең хокукый нигезләренең какшамаслыгы да бәйле. Полиция хезмәткәрләре җинаятьчелек, законнарны үтәү өчен көрәштә хокук тәртибен, гражданнарның иминлеген һәм мәнфәгатьләрен саклауда һәрвакыт алгы сызыкта.
-Сез закон кысаларында эш итәргә бурычлы. Власть органнарының авторитеты, җәмгыятебез иминлеге сезнең һөнәри осталыгыгызга, җаваплылыгызга, принципиальлегезгә нык бәйле, - диде муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов үз котлавында. - Тормышыгызда, эшегездә уңышлар, сәламәтлек телим.
Котлау-тәбрикләүләрне хезмәтләрендә югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләрне бүләкләү алыштырды. Чара сәнгать хезмәткәрләре әзерләгән концерт чыгышлары белән үрелеп барды.
Бүләкләнделәр:
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Валерьевич Хохорин приказы нигезендә «Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен» күкрәк билгесе белән полиция майоры, Актаныш районы буенча бүлекнең җәмәгать тәртибен саклау төркеменең өлкән инспекторы Алсу Глүс кызы Хисмәтова;
Мактау грамотасы белән полиция майоры, Актаныш районы буенча бүлекнең оператив дежурные Ирек Рәшит улы Дәүләтов;
«Полиция отличнигы» күкрәк билгесе белән полиция старшинасы, Актаныш районы буенча бүлекнең оператив дежурный ярдәмчесе Ленар Хәләф улы Имамов;
Рәхмәт хаты белән полиция капитаны, Актаныш районы буенча бүлекнең полиция участок вәкиле Рамил Равил улы Хәкимуллин;
Рәхмәт хаты белән отставкадагы милиция майоры, Актаныш районы буенча бүлекнең ветераннар советы рәисе Вахитов Васил Габделхак улы;
Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Мисбах улы Камаев приказы нигезендә Мактау грамотасы белән полиция майоры, Актаныш районы буенча бүлекнең экспертиза-криминалистика төркеме башлыгы Айдар Альберт улы Фазлыев;
Рәхмәт хаты белән эчке хезмәт майоры, Актаныш районы буенча бүлекнең баш хисапчысы Гөлназ Вил кызы Хуҗина;
Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгынын ветераннар Советы рәисе Евгений Николаевич Гатцук приказы нигезендә Рәхмәт хаты белән отставкадагы милиция майоры Фәһим Фәрит улы Әнвәров;
Россия Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлек җитәкчесе Руфат Рафик улы Гайнетдинов тарафыннан Рәхмәт хаты белән отставкадагы милиция майоры Артур Клим улы Имамов һәм юстиция капитаны, Актаныш районы буенча бүлекнең тикшерү бүлекчәсе тикшерүчесе Радик Фәрихҗан улы Басыйров; Мактау грамотасы белән полиция өлкән сержанты, Актаныш районы буенча бүлекнең вакытлыча тоткарлау изоляторынын сак һәм конвой полиция йөртүчесе Филарис Фирзавис улы Бәширов;
Россия Эчке эшләр министрлыгының 2нче дәрәҗәдәге «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән полиция майоры, Актаныш районы буенча бүлекнең өлкән полиция участок вәкиле Илназ Вил улы Борһанов; полиция старшинасы, Актаныш районы буенча бүлекнең оператив дежурный ярдәмчесе Ленар Хәләф улы Имамов; полиция өлкән лейтенанты, Актаныш районы буенча ЮХИДИ бүлегенең өлкән дәүләт инспекторы Илдус Рәсүл улы Имамразыев; полиция майоры, Актаныш районы буенча бүлекнең оператив эш буенча полиция башлыгы урынбасары Илдус Әнис улы Кәримов; полиция капитаны, Актаныш районы буенча бүлекнең җинаятьчеләрне эзәрлекләү бүлеге башлыгы Илдар Рафаел улы Шәйхетдинов;
Россия Эчке эшләр министрлыгынын 3нче дәрәҗәдәге «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале белән полиция капитаны, Актаныш районы буенча бүлекнең полиция участок вәкиле Илһам Рамил улы Гайнетдинов; полиция капитаны, Актаныш районы буенча бүлекнең сорау алу төркеме башлыгы Вилсур Наил улы Сәлахов;
Ветеринария инспекциясе тарафыннан Рәхмәт хаты белән полиция капитаны, полиция участок вәкиле Рамил Равил улы Хәкимуллин һәм полиция кече лейтенанты, полиция участок вәкиле Юныс Хөсәен улы Латыпов;
Район мәгариф идарәсе тарафыннан Мактау грамотасы белән ТР юл хәрәкәте иминлеге фәнни һәм мәгариф программаларын финанслау дирекциясенең Актаныштагы филиалы җитәкчесе Рәсимә Заһит кызы Сәетова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев