Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БИТАРАФЛЫК ҺӘЛАКӘТКӘ ИЛТӘ КҮРМӘСЕН!: Актанышбаш авыл җирлеге язгы ташуга әзерлек чараларын күрә (+ФОТОДӘЛИЛЛӘР)

Җирлек  башлыкларына тиз арада гомумкулланылышта булган биналарның түбәләрен, стена яннарын  кардан чистарту бурычы йөкләнде.

1 март көнне Актаныш районында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Көн кадагында  язгы ташуга әзерлек мәсьәләләре каралды. 

Җирлек  башлыкларына тиз арада гомумкулланылышта булган биналарның түбәләрен, стена яннарын  кардан чистарту бурычы йөкләнде. Кызганычка каршы, республикада түбәдән бозлы кар төшеп, кешеләр зыян күргән очраклар яз саен теркәлеп тора. Менә шундый һәлакәтне булдырмау йөзеннән эшләнә дә инде әлеге эшләр. 

Актанышбаш авыл җирлеге бу юнәлештәге эшчәнлеген тиз арада җанландырып, санаулы көннәр эчендә җирлектәге барлык социаль объектларны, шул исәптән белем һәм тәрбия бирү оешмаларын кар чолганышыннан азат итте. Җирлекнең ялгыз яшәүче өлкәннәргә дә бу юнәлештә ярдәм итү мөмкинлеге каралган. 

Бүгенге көндә җирлектә су басу куркынычы янаган участокларны барлау, булган җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш алып барыла. Атна дәвамында ташу сулары агу өчен махсус урнаштырылган торбаларны ачу чаралары да тәгаенләнгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев