Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ – БЕЗНЕҢ ҖИҢҮ: “Татнефть” грантларына ия булучылар арасында актанышлылар да бар (+ФОТОЛАР)

20 августта Әлмәт шәһәренең «Нефтьче" мәдәният сараенда «Татнефть»компаниясенең  грантларын тапшыру тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры, грант комитеты рәисе Наил Маганов, Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе Тимур Нагуманов, компаниянең грант комитеты вәкилләре, конкурс экспертлары – мәдәният һәм сәнгать, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә күренекле хезмәткәрләр, «Татнефть» ААҖ структур бүлекчәләре, Татарстан предприятиеләре, республиканың эре коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре һ. б. катнашты.

2019 елда «Татнефть» ААҖ грант комитеты тарафыннан Татарстанның 23 шәһәреннән һәм муниципаль районнарыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 400дән артык проект каралган. 126 проект «Татнефть» компаниясеннән 64 млн. сумнан артык күләмдә финанс ярдәменә ия булган.

Үзенең сәламләү сүзендә Наил Маганов билгеләп үткәнчә, «Татнефть» грантлары конкурсы республика һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләрнең ышанычын лаеклы рәвештә яулады, географиясе киңәйде. Компаниянең генераль директоры жюрида актив катнашуы проектларны бәяләүнең максималь ачыклыгына һәм объективлыгына ирешергә мөмкинлек биргән бәйсез экспертларга рәхмәт белдерде. Наил Мәганов конкурста җиңүчеләрне котлады һәм республиканы үстерергә, ил тормышын яхшыртырга әзер булган барлык инициативалы кешеләрне анда катнашырга чакырды.

Шунысы сөенечле, “Татнефть” компаниясенең социаль, мәдәни, экологик үсеш өлкәсендә үз проектларын тәкдим итүче коммерцияле булмаган берләшмәләр һәм оешмалар арасында грант отучылар исемлегендә актанышлылар да бар. 

Реклама

Алар: 
- Диләрия Гайсина, Такталачык авылы  китапханәчесе;  " Без хәтерлибез, без кадерлибез!” проекты өчен  300 000 сум күләмендә грант иясе
- Изалия Хәлимова, Актаныш авылы, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат;  “Тугандаш " проекты - 375 000 сум.
- Булат Шәйхразиев,  Актаныш авылы, эшмәкәр;   " Авыл укучысы – авылның булачак уңышлы эшкуары”  проекты - 375 000 сум.
- Регина Әхмәдиева, Мари-Суыксуы  авылы, “Игелек үзәге” хезмәткәре;  “Гаилә кыйммәтләре: үсеш һәм төбәк үсеше” дип исемләнгән  гаиләгә, аналарга һәм балачакка ярдәм итү социаль проекты - 100 000 сум. 
- Гөлнара Заһретдинова , Пучы авылы китапханәчесе; “Тормыш чишмәсе" проекты -  497 000 сум.
- Фәйрүзә Разетдинова, Актаныш районының инвалидлар җәмгыяте; “Игелек дөньясы” проекты - 800 000 сум.

- Илназ Шәрипов, Актаныш авылы, Яңа Әлем мәктәбе директоры; “Сөн елгасы буйлап "Rafting” туристик-туган якны өйрәнү агымы " проекты - 220 000 сум.

- Дилбәр Сафина, Уразай авылы китапханәчесе ; "Спорт зарарлы гадәтләргә каршы” проекты – 146 000 сум.
- Фәйрүзә Нигъматуллина,Әнәк авылы мәдәният йорты;  “Өмет чаткысы сүнмәсен!” проекты - 650 000 сум.

Җиңүчеләрне тәбрик итәбез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев