Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ МӨҺИМ: Актаныш “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарын кабул итте

11  сентябрьдән Татарстанның Актаныш районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары старт алды. 

Авыл спорт уеннары авыл халкының сәламәтлеген ныгыту, физкультура һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен шартлар тудыру, авылда спортның аеруча популяр төрләрен үстерү һәм авыл халкы арасында сәламәт тормыш рәвешен булдыру максатларында үткәрелә. Ярышларда катнашучылар өчен катгый таләп – авыл җирлегендә яшәү.

Республикада беренче мәртәбә бу уеннар  1998 елда Яшел Үзән шәһәрендә узган иде, ул чакта 28 район гына катнашты. 2011 елдан башлап бу ярышларда республиканың 43 районы да катнаша. Ике ел саен уздырыла торган бу уеннар Буа, Чистай, Алабуга районнарында булды, ике мәртәбә Минзәләдә, Зәйдә һәм Мамадышта узды.

Быелгы ярышлар исә Актаныш авылында уза. Финал ярышлары «Сәләмәтлек» авыл спартакиадасы программасы кысаларында аркан тартышу, мас-рестлинг, милли көрәш, җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, шашка, шахмат, бадминтон һәм мини-лапта буенча булачак. Чараның төп өлешендә сыер савучылар һәм механизаторлар арасындагы ярышлар була.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл халкын - ярышларда активлык күрсәтергә, ә авыл тормышына битараф булмагана һәркемне ярышларда катнашучылар өчен җанатарга чакыра.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев