Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ МӨҺИМ: Актаныш районы башлыгы Э.Н.Фәттахов беренчеләрдән булып тавыш бирде (+ФОТОЛАР)

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов, гадәттәгечә, иң беренче сайлаучылар сафында иде.

Ул тормыш иптәше Сәрия ханым белән иртәнге 7 сәгать 20 минутта Актаныш үзәгендә урнашкан технология  техникумына   -  621 нче  сайлау участогына килде. 

Район хакиме сайлауга иң беренче булып килүчеләр дулкынында бюллетеньнәр алып,  бүгенге сәяси вакыйгага үз фикерен белдерде. 

-    Иң мөһиме, илдә, республикада тынычлык булсын. ТР Дәүләт Советына сайланучы депутатлар халык мөрәҗәгатьләренә битараф калмасыннар иде. Бүгенге көндә Татарстанда  40  социаль программа уңышлы эшләп килә. Актаныш районы да алардан файдалана. Киләчәктә дә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, бердәм булып яшәргә язсын. Бүгенге сайлауларда халык үз позициясен, депутатларга карата үз карашын күрсәтә. Сайлаулар тыныч, ыгы-зыгысыз үтәр дигән өметтә калам,- диде Энгель Нәвап улы. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев