Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ МӨҺИМ: Актанышның террорга каршы көрәш комиссиясе алда торган бәйрәм чараларының иминлеге хакында киңәште (+ФОТОЛАР)  

Бүген Актаныш районында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы оештырылды.

Комиссия каравына чыгарылган төп мәсьәләләр 30 августта Республика көне, 1 сентябрьдә мәктәпләрдә Белем көне уңаеннан үткәреләчәк бәйрәмнәрне, шулай ук 8 сентябрьдә үтәчәк сайлауны  имин уздыруга багышланды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Энгель Фәттахов алып барды.

 Әһәмиятле чарага  комиссия әгъзаләре, район башкарма комитетынын бүлек башлыклары,  дин әһелләре , хокук саклау структуралары вәкилләре,  журналистлар чакырулы иде. 

Халыкның иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү, учреждениеләрдә, оешмаларда терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү – бу безнең төп бурычларның берсе. 30 нчы августа район үзәгендә  Татарстан Республикасы көне уңаеннан халыкны җыеп  бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла  һәм инде 1нче сентябрь көнне меңәрләгән балага мәктәп ишекләре ачыла. Әлеге бәйрәм чараларын йөзләгән халык тамаша кылачак. Шуны исәпкә алып, комиссия утырышының көн тәртибендә нәкъ менә яңа уку елына мәгариф, спорт  объектларының  әзерлеге,районда үткәреләчәк бәйрәм чараларында  террорчылык фактларын  булдырмау, куркынычсызлык чараларын кисәтү һәм  көчәйтү темалары каралды. 

Әлеге уңайдан төп чыгышны Россия эчке министрлыгының Актаныш районы бүлеге  полиция начальнигы  Илнар Сафин ясады.

Ул чыгышында бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен  саклауны оештыру, моның өчен нинди чаралар куллану, нәрсәләргә игътибар биреләчәге турында сөйләде, 8 сентябрьдә район сайлау участокларында тәүлек буе полиция хезмәткәрләренең кизү торачагын билгеләп үтте.

ТР буенча 15нче отрядының 103нче янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Илназ Шәрифҗанов халык күп була торган объектларның, аеруча мәктәпләрнең, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирү-бирмәве мәсьәләләрен күтәрде. Әлеге структура хезмәткәрләре укулар башланганчы белем бирү учреждениеләрендә булып, бу юнәлештә киң масштаблы тикшерү эшләре алып баралар.

Район башлыгы Э.Н. Фәттахов,  мәктәп һәм ясле-бакча әзерлеген тикшерү вакытында әйтелгән кимчелекләрне бетерү буенча эшләнгән эшләрнең үтәлешен контрольләү йөзеннән,  Илназ Илдус улына  объектларны янш бер кат тикшереп –карап чыгу  бурычын йөкләде. 

Чара барышында дини һәм иҗтимагый оешмаларда да  куркынычсызлыкны тәэмин итү,  халыкның иминлеген саклау мәсьәләләре күз уңына алынды. 

Район  үзәк  хастаханәсенең баш табибы Айдар Хәев  бәйрәм көннәрендә дежур персоналның эш графигы, аларга куелган таләпләр белән таныштырды. Шулай ук мәктәпләрдә эшләп килүче медицина кабинетлары буенча хисап тотты. 

Гомумән, Энгель Нәвап улы  Актаныш районы җирлекләрендә  террорчылыкны кисәтүгә юнәлтелгән чараларның төгәл һәм зур әзерлекле булырга тиеш икәнен билгеләп үтте. 


Террорга каршы көрәш комиссиясенең утырышы кысаларында 1 сентябрьдән старт алачак “Экстремизмга  – Юк!”  айлыгы   хакында да сүз алып барылып, аның планы расланды. 

Айлык милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, социаль, этник һәм  конфессиаль нигездә килеп  чыга торган  низагларга  чик  кую, шулай ук  террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы җәмәгатьчелек фикерен  формалаштыру   максатында    30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Экстремистик күренешләр булдырмау ягыннан башкарылган профилактик-кисәтү чараларын үз эченә алган айлык хакында төп докладны Айрат Сөнәгать улы ясады.


Профилактик айлык дәвамында мәктәпләрдә тәрбия сәгатьләре, китапханәләрдә түгәрәк өстәлләр, китап күргәзмәләре оештырылачак. Бу юнәлештә фильмнар күрсәтү, конкурс-бәйгеләр  үткәрү, спорт чараларын активлаштыру күздә тотыла. Районда экстремизмны кисәтү даими башкарылып торса да, айлык барышында ул көчәйтелгән рухта булачак. Экстемизм темасы социаль челтәрләрдә, үзәктәге баннерларда яктыртылып, халык өчен киңкырлы  профилактик  чара булыр дип уйланыла. 

Бу нисбәттән район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Айнур Гыймадиев белем бирү учреждениеләрендә “Экстремизмга  – Юк!”  айлыгы  кысаларында оештырылган чаралар аеруча җитди контрольгә алынып, алар буенча хисап республикага җибәреләчәген искәртте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев