Актаныш

БУ МӨҺИМ: Актанышта алимент ала алмаучы балалы гаиләләргә бушлай хокукый ярдәм күрсәттеләр

Актаныш районы  ваемсыз әти-әниләренең үз балаларына алимент буенча 4 миллионнан артык  бурычы җыелган. 

Әти-әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасында гражданнарны бердәм кабул итү көне билгеләнде. Ул һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрелә. 

Әлеге чараның чираттагысы Актаныш районында 5 март көнне Актанышта оештырылып, аның эшендә  комиссия председателе Лиана Сираева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ландыш Бариева,   халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Назиф Салихов, суд приставлары катнашты. Алар очрашуга килгән әти-әниләргә консультация бирде. 

УЙЛАНЫРЛЫК САН: Актаныш районы  ваемсыз әти-әниләренең үз балаларына алимент буенча 4 миллионнан артык  бурычы җыелган. 

Кызганыч, бүгенге көндәге статистикадан күренгәнчә, күпчелек очракта ир-атлар хатыннары белән аерылышкач, балаларына да ярдәм итүдән туктый, хәтта балалары турында кызыксынмый да башлыйлар. Аерылышканнан соң балаларга алимент түләгәч, шул җиткән дип уйлаучы әтиләр дә бар. Әлбәттә, әтиләрнең аталык бурычын үтәү йөзеннән алимент түләүләре яхшы күренеш. Әмма, һәркем дә алай уйламый шул.

- Бүгенге көндә районда алиментлар түләтү буенча 96 башкару эше үтәлә, алар арасында безнең районда яшәмәүчеләр дә,  алимент суммасы  эш хакыннан тотылып калучылар да, качып йөрүчеләр дә бар. Без даими рәвештә рейдларга да чыгабыз, бу затлар белән эш туктап тормый, -дип аңлата районның  суд приставлары.

Сүз уңаеннан, алимент түләмәгән өчен закон тарафыннан җәзага тарту каралган. Бурычлы чит илгә чыга алмый. Аны махсус хокукка ия булуда, мәсәлән, транспорт йөртүдә чикләргә мөмкиннәр. Суд приставлары бурыч хисабына кертеп исәпләү өчен аның милкен арестка алырга хокуклы, шулай ук җинаять эшләре дә кузгатылырга мөмкин.


-    Әти-әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көненең максаты -  әти-әниләргә ярдәм күрсәтү, мисал өчен, аларга ничек итеп гариза язарга, нинди документлар җыярга кирәклеген аңлату. Шуңа күрә алимент ала алмый азапланучы әниләр курыкмый безгә килсен иде. Без аларны закон нигезендә яклыйбыз бит, - ди район халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Ландыш Фирдәвис кызы.


Чираттагы бердәм кабул итү көне 2 апрельгә билгеләнгән. Җаваплы затлар сезгә бу көнне 14.00 сәгатьтән  бушлай хокукый ярдәм күрсәтәчәк. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: