Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ МӨҺИМ: Актанышта районкүләм ата-аналар җыелышы үтте

23 гыйнвар көнне Актанышта чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары өчен районкүләм җыелыш үтте.

 Район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендә оештырылган мөһим чарада аның урынбасары Р.Ф. Галимҗанова, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф. Нурлыева, мәгариф идарәсе җитәкчесе Н.Р. Шәфыйкова катнашты. 


 2018-2019 уку елында дәүләт йомгакау аттестациясенә  әзерлек һәм аны үткәрүгә багышланган ата-аналар җыелышында “Белем бирү модуле 2030” темасы астында Казан Федераль Университеты доценты,  икътисад фәннәре кандидаты Е.В. Макарова , Яр Чаллы шәһәре Казан (Идел буе) федераль университеты  доценты, психология фәннәре кандидаты  Л.М. Закированың чыгышлары тыңланды. 


Чара барышында шулай ук райондагы  “Бүләк” ресурс үзәгенең имтиханнарга әзерлек юнәлешендәге эшчәнлеге хакында да залда утыручыларга мәгълумат бирелде, бүгенге көндә эшче һөнәрләрне әзерләүче Актаныш техология техникумы, аның,ресурс үзәк буларак, мөмкинлекләре турында аңлатылды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев