Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ БЕЛӘН: Исәнме, Мәктәп! Саумы, Белем иле! (+ ФОТОЛАР)

Хуш исле чәчкәләр бәйләме, ак бантлар арасында балачак иленең шаян дус егет-кызларын танып та булмады бүген мәктәпләрдә узган Белем бәйрәмендә!

Энәдән генә төшкән костюм-чалбарларын, күлмәк-жилетларын хәсиятләп киеп, кулларына чәчкә бәйләмнәрен тотып, зур өметләр, якты  хыяллар белән мәктәп бусагасын атлап керде алар. Йөзләрендә җитдилек тә, дулкынлану да бар. Өр-яңа, апа-абыйлардан гына ишетеп белгән Белем илендә Беренче укытучы каршы алды аларны. Беренче укытучы, тәүге дәрес. Районыбызның беренче сыйныфка баручы 376 укучысы бәйрәм тантанасында ук инде үз осталыкларын җыр-бию, нәфис сүз аша күрсәттеләр. Югары сыйныфларда укучылардан хәер-фатиха алып, тәүге кыңгырау чыңы астында сыйныф бүлмәләренә юл алдылар алар.

Ел саен күңелдәге матур-моңсу хатирәләрне яңартучы Белем бәйрәмендә мәктәпләребездә мәгариф ветераннары да хөрмәтле кунак буларак катнаша. Укытучы остазлары белән матур элемтәдә эшләүче Актанышның 2 нче мәктәбе районда укучы балаларның да, беренче сыйныфка керүчеләрнең дә күплеге белән аерылып тора.  Быел да 760 баланы укырга кабул итте мәктәп, шуның 104 е – беренчеләр. Бәйрәм тантанасында катнашучы Актаныш  район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов та укучыларның чыгышларын мәгариф ветераннары белән бергә тамаша кылды, аларның хәл-әхвәлләрен белде, бәйрәм белән котлады.

Мәктәп ел да укучыларның вальсы, театральләш миниатюралар, заманча флешмоблар белән уку елын ача. Быелгы бәйрәм тантанасында да югары сыйныф укучылары да, беренчеләр дә актив булды. Бәйрәм мизгелләрен Лиана Латыповага ГТО нормаларын үтәгән өчен махсус билге тапшыру да күркәмләндерде. Мәктәп директоры Илшат Вахитов мәктәпкә ярдәмләшеп яшәүче гаиләләргә, ата-аналарга рәхмәтен белдерде, узган ел ирешкән уңышларның быел да дәвамлы булуын теләп, мәктәп данын Бөтенрәсәй югарылыгында яклауны максат итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев