Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘЙРӘМ БИЗӘКЛӘРЕ: Актаныш халкы бүген Яңа елны бергәләп каршы алды

Бүген Актаныш районы халкы бергәләшеп Яңа елны каршы алды.

Иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгендә башланып киткән ярминкә һәркемгә бәйрәм рухы, бәйрәм кәефе өстәде. 


Авыл хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр актанышлыларга ит, май, мал кебек  продукция тәкъдим итсә, авыл җирлекләре, район үзәгендәге белем бирү учреждениеләре, оешмалары бәйрәм ярминкәсен  җыр-биюле тамашага әверелдерде. Район башлыгы җитәкчелегендәге махсус комиссия һәр ноктада булып, арадан иң-иңнәрне билгеләде.  


Быел Актанышта Яңа ел алды чаралары шактый үзгә форматта үтте. Район хакимияте бинасы каршындагы мәйданда шат авазлар, җыр-моң тынып тормады. Бәйрәм мизгелләре Кыш бабайлар парады, атлар парады белән бизәлде.  Йөзәрләгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары зур әйләнәдә биеде, халыкның кәефен күтәрде. 


М әйданга җыелган райондашларыбызны, районыбыз кунакларын Э.Н.Фәттахов якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. Һәркемгә сәламәтлек, имин еллар, уңышлар теләде. 


Чара барышында яңа елга әзерлек буенча авыл җирлекләре, белем бирү оешмалары, район үзәгендәге оешмалар арасында старт алган ярышка нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук тройкалар арсында да җиңүче хуҗалыклар билгеләнде, яңа ел ярминкәсендә аеруча осталык күрсәткәннәр дә бүләксез калмады бүген. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев