Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ДАНЫҢ ЕРАККА ТАРАЛА, РАЙОННЫҢ “ЙӨЗЕК КАШЫ”: Актаныш гимназиясен хәзер Румыниядә дә беләләр

Ерак араларны якын итеп Актаныштан Румыниягә барган бу укучылар, шул рәвешле, Актаныш, Татарстан данын гына түгел, Россияне дә яклап чыгыш ясадылар.

Румыниянең башкаласы Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә Актанышның  Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында белем алучы 7 сыйныф укучылары III урынны яулады. 


Гимназиянең перспектив,  яшь укытучыларының берсе булган  Гыйлаев Фәнил җитәкчелегендәге 3 укучы -  Аделя Усманова, Таңсылу Хаҗиева, Марат Вихаревлар,   үзләре тарафыннан әзерләнгән проектны уңышлы яклап,зур җиңүгә иреште. 


Ерак араларны якын итеп Актаныштан Румыниягә барган бу укучылар, шул рәвешле,  Актаныш, Татарстан  данын гына түгел, Россияне дә яклап чыгыш ясадылар. 

Реклама


Кыска гына вакыт эчендә районыбызның “йөзек кашы”на әверелгән  гимназиянең әлеге сәләтле яшьләре Актанышка 16 май көнне кайтачак. 


Аларны зур җиңүләре белән тәбрик итеп, исән-имин кайтуларын теләп калабыз.

Сан: Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә  46 илдән 1016 укучы катнашкан,  алар тарафыннан 595 проект тәкъдим ителгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев