Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР КЫСАЛАРЫНДА: Марат Әхмәтов: "Актанышлыларның хезмәте Татарстан өчен бик мөһим!" (+ФОТОЛАР)

5  сентябрь көнне Татарстан  Республикасы  Премьер - министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  урып-җыю эшләренең  барышы  белән  танышу  максатынннан    Актаныш районында булды.    

Таң”, “Нигез”, “Башак”, Нур Баян исемендәге хуҗалыкларының, “Әнәк”, “Актаныш” агрофирмаларының басу-кырларын  карап чыкканнан  соң, Марат  Әхмәтов  район  башлыгы,  хуҗалык  һәм   авыл  җирлекләре җитәкчеләре белән очрашты. 

Марат Готыф улы, быелгы елның шактый үзенчәлекле килүенә басым ясап, Актаныш районындагы урып-җыю кампаниясен югары бәяләде. Гомумән, министр быелгы уракта республикада матур үзгәрешләр барлыгын билгеләп үтте. Безнең райондагы  игенчелек һәм терлекчелек тармакларының  бөтен республикага үрнәк итеп куярлык  казанышлары бар икәнен искәртте Марат Әхмәтов:

Актанышлыларның хезмәте Татарстан өчен бик мөһим. Сез даими рәвештә үз резервларыгызны барлап, һәр тармак буенча анализ ясап киләсез. Терлекләрнең мал-баш санын контрольдә тотуга йөз токан 24 форма-киңәшмәгез  дә башка районнарга үрнәк була ала. Актаныш кебек игенчелек культураларын югары дәрәҗәдә үстерүче, игүче районнар булмаса, бүгенге муллыкны һәм матур киләчәкне күз алдына да китереп булмас иде, - дип, Актаныш хезмәтчәннәренә рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен ирештерде ул. 

Бүгенге көндә Актаныш урып-җыю кампаниясенең 84 %ын төгәлләүгә ирешкән. Быел район басу-кырлардан  170 000 тоннадан артык бөртекле культуралар җыйнап алырга исәп тота. Шунысы сөенечле, Актанышта гектарыннан  уртача 50 - 80 центнер уңыш чыккан басу-кырлар да бар.

-    Районда хуҗа кулы тимәгән җирләр юк. Алар барысы да эшкәртелә. Басуларда салам, эскерт өемнәре булмау исә районның Җир-Анага мөнәсәбәтен, хөрмәтен күрсәтә. Биредә уңай тәҗрибәне күтәреп алалар, үзләрендә кулланырга омтылалар  - диде Марат Әхмәтов. 

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры актанышлыларның сөт җитештерү өлкәсендә дә, тәүлеклек савымны 200 тоннага җиткереп, революцион үзгәреш  ясауларын билгеләп үтте. Якын киләчәктә  исә Марат Готыф улы Актаныш районына үз биеклекләрен саклап калуны һәм урып-җыюда тулаем җыемны 200 000 тоннага җиткерүне теләде. 
 
Район башлыгы Энгель Нәвап улы 20 елТатарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  вазыйфасын башкарган Марат  Әхмәтовка  тармак хезмәткәрләре исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде: 


Актаныш районының авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә сезнең өлешегез бик зур! Шушы еллар дәверендә без  сезнең таянычны, ярдәмне тоеп эшләдек, - диде Энгель Фәттахов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев