Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ӘФГАНСТАН - ЙӨРӘК ЯРАМ: Актаныш тагын бер әфганчы-интернационалистның исемен мәңгеләштерде (+ФОТОЛАР)

Тәүге хәтер тактасы   Иске Сәфәр авылыннан Мирзашәрипов Айдар Миргаян улының төп  нигезенә урнаштырылган иде.

Әфган сугышында катнашкан, Әфганстан  мәхшәрен соңгы сулышларына кадәр оныта алмаган райондашларыбызның кайтавазы булып, узган елда  Актаныш җиренә тәүге Хәтер колоннасы кергән иде.

Якын-тирә күршеләр генә түгел, бездән шактый ерак урнашкан районнарда яшәүче әфганчы-интернационалист – ветераннар да, безнекеләрнең чакыруын кабул итеп, вафат булган әфганчыларның туган нигезләренә истәлек такталары урнаштырып, аларның исемнәрен мәңгеләштерүгә үз өлешләрен кертте.  Әлеге сугышны үткән каһарманнар өчен бу – кәгазьгә язылмаган канун,   алар өчен ул– вафат булган хезмәттәшләре алдында изге бурыч. 

Татарстан буенча шактый еллар дәвам иткән хәрәкәткә актанышлылар узган елның февралендә генә кушылды. Тәүге хәтер тактасы   Иске Сәфәр авылыннан Мирзашәрипов Айдар Миргаян улының төп  нигезенә урнаштырылган иде. Чат, Бикчәнтәй, Әтәс, Апач авыллары газиз  улларына шул рәвешле хөрмәт  билгесе  күрсәтте.  

Реклама


Бүген исә әлеге мәртәбәле чара Иске Богады авыл җирлегендә  дәвам итте. Җирлекнең 15 егете хәрби хезмәт срогын кәһарләнгән Әфганстан җирендә үткән. Исемлектә  Данил Нәҗип улы Нәбиуллин да  бар.

Бүген Актаныш районы нәкъ менә аның исемен мәңгеләштерде. Язмышы бик яшьли яраланган Данил Нәҗип улын Җир-Ана 2011 елда үз куенына  алган...


Әфганчы-интернационалистлар, район җитәкчелеге, җирлек халкы белән берлектә, райондашыбызның туган нигезендә булды,  аның якыннары белән очрашты. Ул яшәгән йортка хәтер тактасы эленде, фотосурәте янына  кандай кызыл канәфер чәчәкләре салынды, Нәбиуллин  минутлык тынлык белән искә алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев