Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ФИНИШ СЫЗЫГЫНА ЯКЫНЛАШКАНДА: Ильяс Мирзаянов: “Тамыр” егетләре сабантуй атлары кебек ярсу ул!”

26 август көнне  "Тамыр" хуҗалыгында хезмәт куючы җир уллары да, көнне төнгә ялгап эшләгән нәтиҗәле хезмәтләренә хөрмәт билгесе итеп, район башлыгының махсус премияләрен алды.

2000 сумлык сертификатны комбайнчыларга  район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов тапшырды. 

Руслан Илүс улы белән берлектә хезмәткәрләр белән “Тамыр” хуҗалыгы җитәкчесе Ильяс Мирзаянов та очрашты. 

Ильяс Мирзаһит улы хуҗалыкта урып-җыю эшләренең яхшы баруын билгеләп үтте. Тамырлылар   2019 елгы уракны җиде комбайн белән җиңеп килә. Яңгырлар тоткарлык тудырмаса, 5-6 көннән алар әлеге мөһим кампаниягә нокта куячак: 

- Эш начар бармый. Иң мөһиме, басу-кырлардан кайткан алтын бөртекләрне вакытында киптереп, урнаштырып барырга өлгерәбез. Бу юнәлештә тоткарлыклар юк. Егетләр дә, шөкер, сынатмый, Сабан туе атлары кебек ярсу  алар. Көн димиләр, төн димиләр, 2019 ел уңышын вакытында, югалтуларсыз җыеп алу өчен бар көчләрен куялар, - дип, җир улларына мактау сүзләрен ирештерде Ильяс Мирзаянов. 

 

Карабодай басуындагы очрашу бик тиз – эш арасында гына оештырылса да, механизаторлар очрашудан канәгать калды. Бу көнне Илнар Мирзагалиев, Рәмис Мирзаханов, Илназ Гиндуллин, Фәрих Нәбиуллиннар район күләмендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән комбайнчылар сафын тулыландырып, алар тынгысыз  хезмәтләре өчен хөрмәтләнде. 

Иске Богады авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре исә кыска вакытлы ялны үзләренең матур чыгышлары белән бизәде. Инде санаулы минутлардан аларның моңнарын басудагы техника гөрелтесе алыштырды: “Тамыр” хуҗалыгы хезмәтчәннәре кырлар аша финиш сызыгына  таба юл алды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев