Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ФОТОМИЗГЕЛЛӘР: Актанышта үтүче “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарын Марат Әхмәтов тамаша кылды

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга килеп, уеннарның барышы белән шәхсән танышты. 

Шушы көннәрдә Актаныш районында старт алган  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннары бүген дәрәҗәле кунак кабул итте. Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районга килеп, уеннарның барышы белән шәхсән танышты. 

Марат Готыф улы районның үзәк сабантуй мәйданында уенчыларны сәламләп, аларга матур җиңүләр теләде. Мәйданда республика кунагы , район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, ярышта катнашучылар өчен махсус әзерләнгән тантанада катнашты. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм тамашасы спорт чарасына аерым, күңелле төсмер өстәде. Республикабызның төрле төбәкләрдән килгән авыл яшьләрен сәламләү чарасында үзәк урынны, гадәттәгечә, Актанышның хуш исле икмәге һәм районның брендына әверелгән чәк-чәге алды. 

Реклама

Марат Әхмәтов механизаторлар бәйгесен тамаша кылып, үзе дә ярыш тракторына утырды. Әлеге мизгелләрне уенчылар белән бергә җанатарлар да алкышларга күмде. 


Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры төп ярышлар барган спорт объектларында булып, андагы шартлар һәм әзерлек дәрәҗәсе белән танышты. Һәр бәйгене Марат Готыф улы зур кызыксыну белән күзәтеп, Актанышның  “Авыл яшьләре” ХI җәйге авыл спорт уеннарын лаеклы рәвештә, зур әзерлек белән каршы алуын билгеләп үтте. 
а

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X