Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Иң күп укучыга – иң шәп бүләк

Смартфон – яхшы бүләк

Күҗәкәдә яшәүче Хәниф һәм Фәнзилә Шәйхетдиновларга “Татмедиа” АҖ смартфон бүләк  итте. 2020 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга күпләп язылган һәм, конкурста катнашып, республикада биш зур бүләкнең берсенә ия булды.

Әлеге бүләкне “Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ” җитәкчесе Руслан Усманов тапшырды.

undefined

– “Татмедиа” әлеге бәйгене үзенең газета-журналларына язылучы әбүнәчеләре арасында ел саен уздыра. Бу юлы 208 заявка килгән. Газета-журналларга киләчәктә дә язылыгыз! – диде ул.

Фәнзилә Шәйхетдинова:

– Газета-журналларны күп итеп алдырабыз, балаларыбыз да укый. “Көмеш кыңгырау”, “Сабантуй”, “Актаныш таңнары”, “Ирек мәйданы”на бер дә язылмыйча калмыйбыз. “Татмедиа”га карамаган ”ЗОЖ” кебек басмаларга да язылабыз.

Такталачыктан Мансуровлар гаиләсе әлеге бәйгедә ел саен җиңү яулый. Монысында да бүләксез калмады алар.

Юлия Мансурова:

– Басма матбугатны үземне белә-белгәннән бирле алдырам. Туып-үскән өемдә үк бик күп газета-журнал килә иде. Хат ташучыны, каршысына чыгып, көтеп алдык. Шуннан калган гадәт: һаман да яратам укырга. Күп төрле басмага язылабыз, ирем дә, балаларым, 80 яшьлек әнием дә укый.

 

undefined

Бүләк отучылар “Татмедиа”га рәхмәтле булуларын белдерде. Беренчедән, бүләк өчен, икенчедән, яхшы эчтәлекле газета-журнал нәшер иткәннәре өчен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев