Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЭШМӘКӘРЛЕККӘ ТАБА ЮЛ ЯРЫП: ТР Икътисад министрлыгының баланс комиссиясе вәкилләре Актаныш районы эшмәкәрләре белән очрашты (+ ФОТОЛАР)

Шунысы игътибарга лаек, район эшкуарларын әлеге яңа формат шактый  кызыксындырган булып чыкты: бүген биредә озак еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләүчеләрне дә, бу сукмакка яңа гына эз салучыларны да, үзмәшгуль булып теркәлгәннәрне дә очратырга мөмкин иде. 

Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерү нәтиҗәлелеген арттыру өчен даими нигездә баланс комиссияләре уздырылып килә. Быелдан исә муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерү дәрәҗәсен бәяләүгә йөз тоткан комиссия утырышлары яңа форматта оештырыла башлады. 


Аларның элегрәк үткәрелгән комиссияләрдән аерып торучы төп үзенчәлеге булып авыл эшкуарларына практик ярдәм күрсәтүгә юнәлгәнлеге тора. Моның өчен комиссия түгәрәк өстәлләр үткәрә һәм районның әйдәп баручы  оешмаларының эшчәнлеге белән турыдан-туры таныша. 


Яңарыш кичергән баланс комиссиясенең чираттагы утырышы 26 сентябрь көнне үз эшчәнлеген Актаныш районында җәелдерде. Шунысы игътибарга лаек, район эшкуарларын әлеге яңа формат шактый  кызыксындырган булып чыкты: бүген биредә озак еллар эшмәкәрлек белән шөгыльләүчеләрне дә, бу сукмакка яңа гына эз салучыларны да, үзмәшгуль булып теркәлгәннәрне дә очратырга мөмкин иде. 


Баланс комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты каршында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Венера Камалова, Татарстан Республикасы югары һөнәри белем бирү оешмасының стратегик үсеш бүлеге башлыгы Ислам Шәрифуллин, "Татарстан Республикасы Гарантия фонды" коммерциясез оешмасы җитәкчесе Тимур Темиргалиевлар катнашты. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов  рәислегендә оештырылган чарада  республиканың икътисад министрыгыннан,  “Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды”, Эшмәкәрлекне үстерү һәм көндәшлек департаменты, “Биржа мәйданчыгы”, “Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге”ннән дә вәкилләр бар иде. Утырыш эшендә шулай ук җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре дә катнашты. 


Эшлекле киңәшмә барышында Актаныш районында кече һәм урта эшкуарлыкның торышы,  аны үстерү мәсьәләләре каралды, бу юнәлештәге уңышлар һәм проблемалар барланды. 

Баланс комиссиясенең  баш  өлеше хакимият бинасының утырышлар залында оештырылды.  Биредә иң элек утырышта катнашучыларны,  министрлык вәкилләрен муниципаль район башлыгы Энгель Нәвап улы  районның социаль-икътисади хәле белән таныштырды, эшмәкәрлек юнәлешендәге саннарга тукталды. Аннан соң исә баланс комиссиясе кысаларында 3 түгәрәк өстәл үткәрелде. Алар үзмәшгульләрне теркәү, биржа мәйданчыгында эшләү, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү чаралары, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. 

Реклама

Биржа мәйданчыгына багышланган түгәрәк өстәл спикерлары  мәйданчык эшен тәкъдим итеп, реаль вакыт режимында ресурсның барлык функцияләрен һәм мөмкинлекләрен күрсәтеп, теркәлү барышын аңлатса, авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү турында түгәрәк өстәлдә  кооперативлар төзергә теләгән фермерлар катнашты, алар тәҗрибәләрен уртаклашты һәм булган проблемалары буенча экспертлар белән киңәште. Спикерлар кооперативлар төзү идеологиясе, гамәлдәге грантлар турында сөйләде һәм катнашучыларның сорауларына җаваплар бирде.


Бүгенге чара кысаларында контроль-күзәтчелек органнары эше турында да тирән мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырылган иде. Биредә салым органнары һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр кузгатылды. 


Районыбыз эшмәкәрләре фикер алышуларда актив катнаштылар, үзләрен борчыган сорауларны бирделәр, төрле ярдәм чараларының детальләре белән кызыксындылар. Күтәрелгән барлык сораулар Икътисад министрлыгы белгечләре тарафыннан игътибарга алынды.


Шулай ук Икътисад министрлыгы һәм эшкуарлыкка ярдәм итү фонды белгечләре районның кече һәм урта бизнес оешмаларына нинди ярдәм күрсәтергә мөмкин булуын бәяләү өчен районның әйдәп баручы предприятиеләрендә дә булдылар. 


Шул рәвешле бүген Актаныш агрегат заводы, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе, Актаныш икмәк пешерү комбинаты, “Ташкын” һәм Нур Баян исемендәге хуҗалыклар, Киров авылында урнашкан Актаныш сөт комбинаты республика вәкилләрен кабул итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев