ҖИРЛЕКЛӘРДӘ ХИСАП ҖЫЕЛЫШЛАРЫ БАШЛАНДЫ: Түке авыл җирлегендә үткән беренче җыен күрсәтмә-гамәли төс алды (+ ФОТОЛАР)
Алга таба дәвам итәчәк мондый очрашуларның төп бурычы - җирлекләрдәге, хуҗалыклардагы еллык эшчәнлекне анализлау аша агымдагы елга нәтиҗәле эш планы булдыру.
22 гыйнвар көнне Түке авыл җирлегендә үткән тәүге хисап җыелышы оештырылуы ягыннан күрсәтмә-гамәли төс алган иде. Аның эшчәнлегендә катнашкан башка авыл җирлеге башлыклары җыеннарның нинди тәртиптә узачагын күреп кайтты. Алга таба дәвам итәчәк мондый очрашуларның төп бурычы - җирлекләрдәге, хуҗалыклардагы еллык эшчәнлекне анализлау аша агымдагы елга нәтиҗәле эш планы булдыру.
Район дәрәҗәсендәге сорау-тәкъдимнәрне хәл итү өчен хисап җыелышларында район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендә тулы бер делегация катнаша. Аның урынбасарлары, хакимиятнең бүлек җитәкчеләре, хастаханә, полиция, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыклары, оешма-предприятие җитәкчеләренә урында ук мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бар җыенда.
Түке авыл җирлеге халкын бу көнне Зөбәер авылы мәдәният йортында районның пенсия фонды, үзәк хастәханә, социаль яклау бүлеге башлыклары фойе да ук каршы алды. Халык үзен борчыган сорауларны җыелышка кадәр дә әлеге хезмәт вәкилләренә юллады. Мондый мөмкинлек башка җирлекләргә дә тудырылачак.
Түке авыл җирлеге 3 авылны берләштерә. Нигездә, терлекчелек белән көн күрүче Түке авыл җирлегендә 612 кеше исәптә тора, шуларның 489ының даими яшәү урыны биредә. Эш яшендәге 189 гражданның 23%ы читтә эшли. Җирлектә 18 үзмәшгуль, 3 шәхси эшмәкәр бар. Кызганычка каршы, җирлек әкренләп картая. Бу яшәештә дә чагылыш таба. Узган ел 10 авылдашын мәңлелек йортка озаткан Түке, туучылар саны юк дәрәҗәсендә – нибары ике гаиләдә бәби авазы яңгыраган быел.
Җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов чыгышын җирлектә яшәүчеләрнең шәхси хуҗалык белән шөгыльләнүе, бу өлкәдәге уңышлар, киләчәккә планнардан башлады. Шәхси хуҗалыкларда 511 мөгезле эре терлек (шуның 211е - сыер), 497 баш сарык, 43 кәҗә, 1453 кош-корт, 86 умарта исәпләнә.
Җирлек башлыгы хисабында авылларда башкарылган төрле төзекләндерү эшләрен, алар өчен сарыф ителгән финанс средстволары күләмен санап чыгу да язмада күп урын алыр иде. Рамил Мирхаҗиян улы аларны җирлек халкына тәфсилләп аңлатты.
Әлбәттә, җирлектә проблемалар да җитәрлек, Түкенең кайбер урамнарында су проблемасы , авыллар арасында юллар мәсьәләсен хәл итәсе бар. Юлларга килгәндә, район башлыгы киләчәктә Тат.Суксу белән Түке арасындагы юлга каты өслекле юл булдыру максатын җиткерде.
Рамил Нуртдинов үз чыгышында җирлектә узган ел күп эшләр башкарылуын ассызыклады, җыенда катнашучыларны терлек, кош-корт асрап, чын авыл тормышы белән яшәргә чакырды, авылларның йөзен тагын да матурлау, һәр җирдә чисталык, тәртип булдыру, авыл кешесе өчен каралган төрле программалардан актив файдалану һәм күп кенә башка мәсьәләләрне күтәрде.
Район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева залда утыручыларны үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләрнең керемнәренә эксперименталь салым кертелү яңалыгы, аның үзенчәлекләре белән таныштырды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Д.З. Мөхәмәтдинов терлек асраучылар өчен дәүләт программаларының төрләре хакында бәян итте. Аның һәрберсенә тирән анализ ясап, отышлы якларын санады.
Хисап җыелышында шулай ук “Әнәк” агрофирмасы , “Чәчер” ЯАҖ җитәкчелеге дә сүз алды.
Авыл мәдәният йортында үткәрелгән очрашуда халык район җитәкчелегенә үзен борчыган сорауларны җиткерде. Чәчергә маршрут автобусы йөрешен тәртипкә салу, әлеге авылга автолавка кертү, пай җирләре кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелде биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев