НИ ХӘЛЕҢ БАР, АВЫЛ?: Яңа форматтагы хисап җыелышын беренчеләрдән булып Түке авыл җирлеге кабул итте (+ ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)
Быелдан яңартылган форматта оештырылган җыенны беренчеләрдән булып Түке авыл җирлеге кабул итте.
22 гыйнвардан Актаныш районы җирлекләрендә һәм хуҗалыкларында 2018 елдагы эшчәнлеккә анализ ясауга, агымдагысына максат-бурычларны билгеләүгә йөз тоткан хисап җыелышлары старт алды.
Быелдан яңартылган форматта оештырылган җыенны беренчеләрдән булып Түке авыл җирлеге кабул итте. Башка елларда хисап җыелышлары хуҗалыкларның еллык эш нәтиҗәләрен барлаудан башланып китсә, быел җирлек һәм андагы хуҗалык халык алдында хисапны бер көндә тота дип килешенде. Җирлек халкының, хуҗалыкта хезмәт куючыларның булган проблемаларын, яшәеш буенча тәкъдимнәрен тыңлауны, аларны чишү юлларын уртага салып сөйләшүне максат итеп куйган җыеннарның һәрберсе район башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендә үтәчәге белән дә үзенчәлекле. Өстәвенә, Энгель Нәвап улы мондый очрашулар вакытында җирлекнең социаль объектларында булуны, авылларда күпләп мал асраучы затлар белән шәхсән күрешеп-сөйләшүне, аларның терлекчелек, сөтчелек юнәлешендәге эшчәнлекләре,яшәү һәм эшләү шартлары белән танышуны алмаксат итеп куя.
Бүгенге очрашуга Э.Н. Фәттахов үзенең урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре белән килде. Дистәгә якын вәкил тарафыннан оештырылган эшлекле сәфәр Чәчер авылындагы “Чәчер” хуҗалыгының техник базасы белән танышудан башланып китте. Җәмгыятьнең төп базасы Чатта урнашкан булса да, Чәчердәге парк та заман таләпләренә туры китереп эшләнгән. Ашханә белән техника ремонтын башкару биналары бер түбә астында - уңайлыклар күренеп тора.
Авылның төп социаль объекты – клуб. Тыштан әллә ни зур тоелмаган бина эчендә тулы бер дөнья кайный. Авылдашларны бәйрәмнәрдә бергә җыя торган клуб эчендәге “Туган як” музее аерым игътибарга лаек. Клуб мөдире Гөлназ Муллагалиеваның зур тырышлыгы белән сафка баскан “тарих” күпләргә үрнәк итеп куярлык. Музей белән танышып чыккан район башлыгы киләчәктә башка җирлекләрнең мәдәният хезмәткәрләрен дә бирегә тәҗрибә уртаклашырга чакырырга кирәк дигән фикер белдерде.
65 кешелек авылда бүген нибары бер (!!!) хуҗалык савым сыеры тота. Э.Н. Фәттахов авыл халкын сөт белән тәэмин итеп торучы 55 яшьлек Илсур Кәримовның ихатасында булып, аның яшәү-көнкүреше белән танышып чыкты.
Туган нигезенә Илсур әфәнде 1997 елда кайтып төпләнгән, йорт җитештереп, авыл тормышына “чумган” ул.
- Малларны ун баштан киметкәнем юк. Үстереп, ит итеп сатам, - ди, Хуҗәмәттә эшләүче райондашыбыз. Бер тәүлек эшләп, өч тәүлек өйдә торган кешегә мал асрауның әллә ни мәшәкате юк кебек. – Авылда терлекчелек белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр җитәрлек. Башкалар күпләп мал тотмагач, печән бүле.
Шулай да Илсур Кәримов район башлыгына үз зарларын да җиткерде. Җирләрне рәсмиләштерергә, ташландык ихатаны законлы төстә файдалануга алыр өчен район хакимиятеннән ярдәм сорады ул.
Түке авылында гомер кичерүче Хисматуллиннар гаиләсе дә җирлектә күпләп мал асраучылар сафында. Бүгенге көндә аларның ихатасында 17 МЭТ исәпләнә,шуларның 7се – савым сыеры. Шәхси хуҗалык үз көче белән көн күрә. Киләчәктә аларга республика программаларыннан отышлы файдаланырга тәкъдим ителде.
Бүген район җитәкчелеге Фәрит Шабаевның шәхси хуҗалыгында да булды. Тана алганда дәүләт ярдәмен отышлы файдаланган түкеле хуҗалыгында биш сыер, биш үгез асрый. Тормыш иптәше “Әнәк” агрофирмасында алдынгы сыер савучы.
Түке авыл җирлегендә МЭТнең мал-баш саны, нигездә, 24 шәхси ярдәмче хуҗалык хисабына бара. Авыл башлыгы Рамил Нуртдинов та бу нисбәттән халыкка уңай үрнәк күрсәтә. Җирлектә бердәнбер булган КФХ да – Нуртдиновларныкы. Бу юнәлештә 16 елдан артык эшчәнлек алып барган Зөбәрҗәт ханым хуҗалыктагы хезмәтне гаилә белән башкаруын ассызыклый. “Әнәк” агрофирмасы бүлекчәсендә бухгалтер вазыйфасын башкаручы ханымның эш көне иртәнге дүрттә башлана. Бүген КФХы 116 гектар җиргә ия, 16-18 баш терлеккә печән-азык әзерләүне дә алар тулысынча үзләре башкара. Урып-җыю вакытында гына сезонлы эшче хезмәтен куллана гаилә. Олы уллары Ирек – белеме буенча инженер. Хуҗалыкта аның ярдәме әйтеп бетергесез. 7-8 савым сыеры тоту да Нуртдиновлар өчен гадәти күренеш. Өстәвенә, Актаныш сөт заводына сөт тапшыруны да җайга салган алар.
- Хәзер бит дәүләт программалары бик күп. Без эш башлаган чор белән чагыштыра торган да түгел. Иренми эшләргә генә кирәк. 15-20 яшькә яшьрәк түгелмен – менә шунысы кызганыч, - ди, ярымшаяртып, Зөбәрҗәт Факил кызы.
Илназ Тимеров исемен дә авыл халкы гына түгел, күрше-тирәдә яшәүчеләр дә яхшы белә. Бизәкләп эшләнгән тәрәзә йөзлекләре, почта тартмалары – Тимеровланың гаилә брендына әверелгән.
4 бала тәрбияләүче әлеге гаилә өчен бу төр хезмәт - хобби. Моннан биш ел элек укытучылык һөнәрен калдырган Илназ Мирзагали улы киләчәктә ныклап терлекчелек белән шөгыльләнергә исәпли. Бу нисбәттән гаилә башлыгы күрше ихатаны үзләштереп, анда маллар торагын сафка бастырган. Бүгенге көндә дүрт баш МЭТ асрый ул. Дәүләт ярдәме булса, билгеле, Тимеровлар аннан файдалану яклы. Бу юнәлештә эш алып бара алар.
Район җитәкчелеге Зөбәер авылында да 3 шәхси ярдәмче хуҗалыкның яшәеше белән якыннан танышты. Шәриповлар бүгенге көндә 13 баш терлек асрый. Шуларның 9ы – савым сыеры. 15 елдан артык терлекчелек тармагын үз яшәү рәвешле итеп алган гаилә зарланмый – эшләгән кешенең сые мулдан.
Миләүшә һәм Гаяз Хәйдәровларның хуҗалыкларында асраган эре терлек баш-саны 24кә җиткән чаклар да була. Өч ел элек 8 сыердан башланган хезмәт бүген сөенечле нәтиҗәләре белән куандыра. Җирлек җитәкчелеге дә, “Әнәк” агрофирмасы да гаиләгә даими ярдәм кулы сузып тора.
Матурлыкны күрә белгән хуҗаларының ихатасында декоратив әтәч-тавыкларны да очратырга мөмкин. Гади авыл агаеның алар тарафына карап, “матур бит!” дип пышылдавы Хәйдәровларның авыл тормышыннан канәгать булуларын берсүзсез дәлилли.
Зөбәердәге Мөхәммәтдиновлар гаиләсе дә аерым игътибарга лаек. Алар менә дүртенче ел инде теплица шартларында кыяр үстерә. Алты сутыйлык мәйдан 10га әверелгән икән – димәк,әлеге хезмәт яхшы табыш китерә. Мул табыш нигезендә исә иксез-чиксез хезмәт ята. Ике меңгә якын үсенте март ахырларына беренче уңышны бирә башлый. Гаилә экологик яктан чиста яшелчәләрне Пучы, Түке җирекләренең кибетләре аша сата. Яр Чаллы шәһәре дә аларга мондый мөмкинлек бирә.
-Киләчәктә теплица тотучыларга да дәүләт ярдәм кулы сузсын иде, - ди алар.
Район җитәкчелеге Түке авылында урнашкан җәмәгать үзәгендә дә, балалар бакчасында да булды. Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары район башлыгы белән очрашуны аеруча сөенеп кабул итте. Энгель Нәвап улы аларның киләчәктә сайлаячак һөнәрләре белән кызыксынды, укучыларның сорауларына җаваплар бирде.
Шулай да җирлектәге балалар санының аз булуы, авыл халкының картаюы борчу тудыра. Авыл хуҗалыгы, терлекчелек белән көн күргән Түке җирлеге бүген, сүз дә юк, аягында нык басып тора, әмма авылларда яшь гаиләләрнең сирәк теркәлүе,туучыларның юк дәрәҗәсендә булуы әлегә гөрләп барган тормышны киләчәктә какшатмасмы? Хисап җыелышында бу борчу да урынлы күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев