Актаныш

ҖИТЕЗ ХӘБӘР: Актанышта Республика көне уңаеннан чаралар планы расланды

30 август - республикабызда яшәүче барлык халыкның, шул исәптән безнең район халкының да, уртак бәйрәме.

Иртәнге 10.00 Актанышбаш авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылачак.  

Бәйрәм киче 17:00 сәгатьтә үзәк стадионда зур концерт программасы белән башланып китәчәк.

18:30 сәгатьтә биредә оешма-предприятияләр арасында барган футбол турнирының финал уеннары оештырыла. Балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе белән «ГранаТ-Стан Групп» (“Ойлект”) футболчылары көч сынашачак. Иң көчле футбол командасын күрми калмагыз.

Бәйрәм мөбәрәк булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: