Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ХЕЗМӘТЛЕ ҺӘМ ҖЫРЛЫ ГОМЕР ЮЛЫ: Актанышта якташыбыз, популяр җырлар авторы, шагыйрь Филүс Хисаметдиновның иҗат кичәсе үтте (+ БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген Актаныш районы үзәк сәхнәдә янә бер улын – якташыбыз, Россия Федерациясенең атказанган ветеринария табибы Филүс Фазыл улы Хисаметдиновны хөрмәтләде.

Актанышта Филүс Хисаметдиновның иҗат кичәсе оештырылу зал тутырып килгән райондашларыбыз өчен көтеп алынган, матур вакыйга булды. 



Филүс Хисаметдинов - популяр җырлар авторы, шагыйрь. Туып-үскән туган ягына гашыйк, нечкә күңелле Филүс – төп һөнәре итеп бик тә саваплы һәм җаваплы – ветеринар- табиб һөнәрен сайлый. Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап, фәнни дөньяга омтыла. Башта – ветеринария фәннәре буенча ул – кандидат, аннан докторлык диссертациясен яклый, профессор дәрәҗәсенә ирешә. Татарстанның баш ветеринар табибы булып эшли. Күп еллар Татарстан Республикасы ветеринария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәтенең Татарстан идарәсен җитәкли. Филүс Хисаметдиновка, хезмәтләрен югары бәяләп “Россиянең атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем бирелә. 

Тумышы белән Үмәнәй авылыннан булган райондашыбыз бүген түган ягы сәхнәсенә дә нәкъ менә шагыйрь, күпсанлы җырлар авторы буларак күтәрелде. Аның сүзләренә композиторларыбыз музыка яза, аларны бик теләп атаклы, күренекле җырчыларыбыз башкара. Актанышта үткән иҗат кичәсе дә моң белән, җыр белән сугарылган иде.


"Җырларымда - гомер агышым" дип исемләнгән иҗат кичәсендә Актаныш тамашачысына якташыбызның көйгә салынган шигырьләрен аның иҗатташ дуслары, кичәнең кунаклары – милләтнең танылган композиторлары һәм җырчылары Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Бәширә Насыйрова, Чулпан Йосыпова, Алинә Сәфиуллина, Резеда Шәрәфиева, Фәридә Фәйзуллина, Рәдиф Зарипов, Ильяс Зариповлар тәкьдим итте. Чараны,кичәнең герое булган Филүс Хисаметдиновның иҗатында зур урын алып торган  шигырьләре, аның тормыш юлын чагылдырган мизгелләр белән, Чулпан Нәбиуллина алып барды. 


Район башлыгы Э.Н. Фәттахов бүгенге бәйрәм сәбәпчесенә изге теләкләрен, аның иҗатына карата ихлас соклану һәм хөрмәт сүзләрен ирештерде.Энгель  Нәвап улы  Филүс Хисаметдиновка үзенең Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды. Иҗат бәйрәменә бүген Актаныш сәхнәсенең күркенә әверелгән танылган шагыйрь, галимнең якыннары белән беррәттән хезмәт юлын бергә үткән иптәшләре дә килгән иде. Алар  Филүс Фазыл улын чәчәк бәйләмнәренә төрде.  


Актанышлыларга бүгенге җыр-моң бәйрәмен бүләк итүдә үзебезнең район җитәкчелеге, "Ташкын" хуҗалыгы башлыгы Рәүхәт Сәлихҗанов, "Әнәк" агрофирмасы җитәкчесе Фарис Фәтхиев, Актаныш икмәк кабул итү предприятиесе җитәкчесе Хәйдәр Нурымов, эшмәкәр Рамил Хәйбиевлар иганә ярдәме күрсәткән. Әлеге киң күңелле райондашларыбызның исемен Филүс Хисаметдиновның иҗатташ дуслары сәхнә түреннән яңгыратып, аларга чиксез рәхмәт сүзләрен ирештерде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев