Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КИЛӘЧӘККӘ ЙӨЗ ТОТЫП: Актанышта “Бүләк” өстәмә белем бирү үзәге” ачылды (+ ФОТОЛАР)

Чара барышында Актаныш районы белән “ Сәләтлеләр университеты“ның директоры Айдар Акмалов арасында алга таба хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды.

Республикабызда “ТРда 2015-2020 елларда талантлар белән стратегик идарә итү“ дәүләт программасы кабул ителгән иде. Шуның нигезендә Татарстанда “Сәләтлеләр университеты“ үзенең киң эшчәнлеген җәелдереп җибәрде. 

“Сәләтлеләр университеты“ үз алдына  яшьләрне республикабызның инновацион үсешенә тарту бурычы куя. Университетта остазлык методикасы да гамәлләштерелгән. Дәрәҗәле остазлар, шәһәр-районнарга чыгып, талантлы балаларга уйлап тапкан идеяләрен, проектларын тормышка ашыруда ярдәм итәләр. Талантлар университеты“ Актаныш районы укучыларын да үз канаты астына алды.


Актаныш укучылары   3 көн дәвамында фән, техника, эшмәкәрлек, спорт, мәдәният һәм сәнгать, социаль иҗат төркемнәрендә эшләячәк.  Алар ярдәмендә киләчәк һөнәрләре, кайсыларының ни дәрәҗәдә кирәклекләрен  һәм аларны үзләштерү өчен үзеңдә нинди күнекмәләне үстерергә икәнлеген ачыклаячаклар. 


“ Сәләтлеләр университеты“ проекты кысаларында Актанышта 75тән артык мәктәп укучысына           “Сәләтлеләрне  ачу “  мәктәбенең кышкы профилендә уку бәхете елмайды.  Мәктәпнең беренче көнендә яшьләр “технологик ярыш”та уйнады – аның максаты трендлар, тенденцияләр һәм бизнес өйрәнү, шулай ук үз предприятиеләрен иң югары дәрәҗәгә чыгару. Дүртәр кешедән торган командаларга бүленгән балалар эшчәнлекнең өч тармагы буенча бүленде: җитештерү, инжиниринг, технологик. Аларның һәркайсы үз функциясен башкара, әмма аерым була алмый, чөнки барлык компанияләр дә бер-берсенә бәйле һәм үзара хезмәттәшлек ярдәмендә үзенең технологик дәрәҗәсен күтәрә. Беренче көннең нәтиҗәсе булып soft skills буенча студентларның үздиагностикасы булды. 


Шунысы игътибарга лаек, бүген Актанышта  “Бүләк” өстәмә белем бирү үзәге” ачылды. Киләчәктә әлеге үзәктә укучылар олимпиадаларга , имтиханнарга әзерләнәчәк,  төрле  юнәлештә белемнәрен күтәрәчәк. “Сәләтлеләр университеты“  - әлеге үзәктә беренчеләрдән булып укучыларны кабул итте. 
Чара барышында  Актаныш районы белән “ Сәләтлеләр  университеты“ның директоры Айдар Акмалов арасында алга таба хезмәттәшлек итү турында килешү имзаланды. Әлеге документ Актаныш районы укучыларына яңа офыклар ача, чөнки ул тәҗрибәләр алмашу буенча уникаль мәйданчык булып хезмәт итәчәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев