Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актаныш районында мәгариф хезмәткәрләре хөрмәтләнде (+ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бәйрәм уңаеннан районыбыз педагоглары өчен  мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде.

5 октябрь җир йөзендәге иң изге һөнәр ияләре – Укытучылар көне. Районның мәгариф учреждениеләрендә армый-талмый хезмәт куючы, һәркем күңеленә балачактан игелек орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга өйрәтүче педагогларыбыз һөнәри бәйрәмен билгели.

Бәйрәм уңаеннан районыбыз педагоглары өчен  мәдәният йортында зур бәйрәм тантанасы әзерләнгән иде.  Мәгариф хезмәткәрләре район башлыгы Э.Н. Фәттаховтан, республика кунакларыннан, район җитәкчелегеннән тәбрикләүләр кабул итте. 

Фидакарьләргә Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары тапшырылды. “Ел укытучысы” бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулаучылар аерым хөрмәтләнеп, беренче урын ияләренә күчмә кубоклар тапшырылды. 

Мәгариф хезмәткәрләре хозурына эстраданың популяр җырчысы Әнвәр Нургалиевның җырлары  һәм  Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма hәм комедия театрының  “Күрәсем килгән иде...” спектакле тәкъдим ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев