Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Актанышта рәсми төстә өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде (+ФОТОЛАР)

Һәр елдагыча,  1 октябрьдән  республикада, шул исәптән безнең  районында да,  Халыкара өлкәннәр декадасына старт бирелде.

Ун көн дәвамында Актанышта  өлкән буын кешеләренең актив тормыш рәвешен тәэмин итү, аларга кирәкле ярдәм күрсәтү, киң җәмәгатьчелекнең игътибарын өлкәннәр проблемаларына юнәлтү максатыннан төрле чаралар уздырыла. 

Райондагы бәйрәм чараларына бүген, 2 октябрь көнне,  Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында старт бирелде. Биредә район җитәкчелеге Актанышның үсешендә тирән эз калдырган, аның якты киләчәге өчен зур көч куйган өлкәннәр, ветераннар белән очрашты.  

Чакырылучылар арасында җирлекләрдәге башлангыч ветераннар оешмалары вәкилләре дә, авыл башлыклары да, лаеклы ялдагы җитәкчеләр дә,  мөгаллимнәр дә, авыл хуҗалыгы, җитештерү сәнәгате, спорт, мәдәният өлкәләрендә дә фидакарь хезмәт куйган затлар да бар иде. 

Беренчеләрдән булып өлкәннәрне район башлыгы Э.Н.Фәттахов тәбрик итте. Энгель Нәвап улы залда утыручыларны район сулышы белән таныштырды, алга куйган максат-бурычларны җиткерде. Котлау сүзеннән соң  район башлыгы кадерле өлкәннәргә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Реклама

Районыбызның алыштыргысыз буынын Халыкара өлкәннәр көне белән тәбрик итәргә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев тә килгән иде. Ул өлкәннәребезгә Татарстан җитәкчелегенең тәбрик сүзләрен ирештерде. 

Чара барышында район ветераннар оешмасы җитәкчесе Нурулла  Нурлыевның, Иске Байсар авыл җирлеге башлыгы Рәмис Кадыйровның, Күҗәкә авыл җирлегендәге  башлангыч ветераннар оешмасы рәисе Рәскать Хәертдиновның чыгышлары тыңланды. 

Бәйрәм уңаеннан өлкәннәребезгә бүләк тә әзерләнгән иде – алар хозурына   Яр Чаллы драма театрының  Ягъсүф Шафыйков әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Хуш, Агыйдел!”  драмасы тәкъдим ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев