Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: «Бердәм Россия» сәяси партиясе Актаныш җирле бүлегенең XXVIII конференциясенең икенче этабы узды

Конференциянең беренче этабында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлекчәсенә секретарь һәм район башлыгы вазифасына кандидат сайланган иде.

 Шул көннән Сәяси Совет составы тулыланып, 11 кеше составында Энгель Фәттахов җитәкчелегендә эшли. Шуңа күрә Конференциянең бу этабын секретарь вазифасында Энгель Нәвап улы үзе алып барды.

Көн тәртибендә каралып, Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясе Актаныш җирле бүлекчәсенең 2018 елдагы эшләренә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар билгеләнде. Бөтенроссия “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Актаныш җирле бүлегенең сәяси Советы составына үзгәрешләр кертелде. “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан Региональ бүлегенең ХХVIII конференциясенә делегатлар сайланды.

Сәяси Совет составын тулыландыру өчен, яшерен тавыш бирү юлы белән, сәяси Совет составына Усманов Руслан Мөбәрәк улы һәм Хуҗахмәтова Гөлназ Фирдәвис кызы сайланды.

 “Бердәм Россия” сәяси партиясе Татарстан Төбәкара бүлегенең ХХVIII конференциясенә Фәттахов Энгель Нәвап улы - Актаныш җирле бүлекчә секретаре, сәяси Совет Рәисе; Исламова Зәһинә Гафурҗан кызы - Актаныш җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе; Вахитов Ильшат Рәфит улы – “Яшьлек” башлангыч партия оешмасы секретаре, сәяси Совет әгъзасы кандидатлар итеп сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев