Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Быел Актанышта хакимият Башлыгының Чыршы бәйрәме яңа форматта үтте (+ БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Быел Актанышта үткән хакимият Башлыгының Чыршы бәйрәме үзегең яңача форматы белән таң калдырды.

Чарада катнашкан мәктәп директорлары, һәр яктан сәләтле укучылар аның башка елларга карый шактый купшы, тагын да югарырак дәрәҗәдә әзерләнгән булуының шаһитләре булды. 

Башка елларда кышкы каникул чорына туры китерелеп үткәрелә торган тантана район мәдәният йортын колачлап, анда сәламәт яшәү рәвешен үз иткән, сәләтле, укуда сынатмаган 500 укучы катнашса, быел хакимият Башлыгының чыршы бәйрәме беренче тапкыр "Бүләк" ял һәм сәламәтләндерү лагере бинасына  уку алдынгыларын  җыйнады. 


100 укучы район башлыгы Э. Н. Фәттахов белән бер залда, мул табын артында Яңа ел бәйрәмен каршы алды. Бәйрәмдә Казан шәһәреннән килгән дәрәҗәле кунакларның катнашуы чарага тагын да зуррак мәртәбә өстәде. 


Хакимият Башлыгының Чыршы бәйрәмендә катнашучыларга Яңа ел программасы, җыр-биюле тамаша тәкъдим ителде, күчтәнәч каплары тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев