Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН КАДАГЫНДА: Киров авыл Советы өй туе үткәрде

Киров авыл Советының яңа мәһабәт бинасын ачу бүген Татарстан Республикасы көненә һәм изге җомга көненә туры килде.

Эштә дә, бәйрәмдә дә бердәм һәм актив кировлылар бүгенге матур чарага да яше-карты, бала-чагасы бергә җыелып килде. Күтәренке күңел, якты йөз, җыр-моң һәм Актаныш чәкчәге белән каршы алды алар бәйрәмгә килгән кунакларны. Тантаналы мизгелләр башланганчы авыл яшьләре, балалары Киров авыл җирлеге башлыгы призына узучы футбол ярышларының финалында үз җитезлекләрен, уйнау осталыкларын күрсәтте.

Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов кировлылар белән  бәйрәм мизгелләрен уртаклашып, соңгы елларда авыл җирлегендә барган матур үзгәрешләргә тукталды. Киров авылы үзәге шәһәрчек рәвешендәге матур үзәккә әйләнеп бара. Мәдәният йорты, ФАП янәшәсендә бик күркәм авыл Советы бинасы төзелде. Шунда ук фини-футбол мәйданчыгы да бар.


Энгель Нәвап улы киләчәктә әлеге үзәкне авылның  матур бер паркы рәвешендә күрергә теләвен белдерде.

Киров  авыл җирлеге бинасын төзү эшләре быел  яз көне март аенда башланып киткән иде. Ул кыска вакыт эчендә төзелеп, “ПМК” оешмасы тарафыннан  кулланылышка да тапшырылды.

Соңгы елларда авылларның йөзе бик нык үзгәрә. Республикада 40 ка якын программа эшли. Ул программалар халыкның көнкүрешен, тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Без бүген Киров җирлегендә аның матур үрнәген күрдек. Киров авыл җирлеге бинасы республикакүләм “Башкарма комитет биналарын төзү” программасы нигезендә сафка басты. Бина халыкның очрашу урыны булсын, матур, бердәм эшләре белән киләчәктә дә безне сөендереп яшәсеннәр.

Дәүләт программасына керергә булышкан район башлыгы Энгель Фәттаховка, җирлек җитәкчеләре – Киров авыл башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илфак Гаяновка, “Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиевка, “ПМК” төзелеш оешмасы җитәкчесе Асыл Шәяхмәтовка, төзүчеләргә җирлек халкы рәхмәтен һәм хөрмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев