Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КӨН ТЕМАСЫ: Актаныш районының өч авыл җирлеге яңа машиналы булды (ИСЕМЛЕК)

Муниципаль районнар 93 “внедорожник” алды.

Бүген Татарстан Президенты Республика көне уңаеннан муниципаль районнар арасындагы республика смотр-бәйгесендә җиңүчеләргә машина ачкычлары тапшырды. Бәйгегә барысы 200дән артык гариза кергән булган.

“Безнең җирле үзидарәне яклау программасы бар. Әлеге программа кысаларында без һәр елны транспорт бүлеп бирәбез. Бу җирлек башлыклары мобильлеген арттыра, дәрәҗәсен күтәрә”, — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Муниципаль районнар 93 “внедорожник” алды. Смотр-конкурста җиңүче муниципаль берәмлекләр арасында актанышлыларның булуы аеруча сөендерә.  Яңа Әлем  авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова, Иске Богады авыл җирлеге башлыгы Илсур Фәттахов, Түке авыл җирлеге башлыгы Рамил Нуртдиновлар  Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан автомобиль ачкычлары алды. Тәбрик итәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев