Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

КЫҢГЫРАУ ЧЫҢЫ - БАЛАЧАК ҖЫРЫ: Такталачык мәктәбендә 77 укучы Белем көнен каршылады (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

 1 сентябрь көнне Актаныш районының барлык мәктәпләрендә дә яңа уку елының тәүге кыңгыравы балаларны белем иленә  дәште. 

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбендә быелгы кыңгырау чыңын 77 укучы ишетте. Аларның җидесе Белем көне уңаеннан оештырылган тантанада тәүге тапкыр катнашып, бүгеннән “укучы” дигән яңа статуска ия булды. Быелгы беренчеләрне үз канаты астына Ралена Ринат кызы Имамова кабул итеп алды. 


Шунысы сөенечле,  мәктәп балаларга белем  һәр тәрбия бирәчәк педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Бу уку елында 15 укытучы хезмәт куячак биредә. 


Җирлек җитәкчелеге катнашкан бәйрәм чарасында мәктәп директоры  Алмаз Хаҗиев башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Шәемовага Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Шул рәвешле Такталачык мәктәбендә уку елының тәүге көне тынгысыз хезмәтнең матур нәтиҗәләрен барлаудан башланды. 


Күркәм традициягә тугры калып, быел да педагогик составны һәм укучыларны бәйрәм белән котларга җирлек башлыгы Илһам Шәмсунов, “Таң” хуҗалыгы җитәкчесе Рафис Миңнеханов,   авыл имамы Шәфик Хәбибуллин, Такталачык дәвалану амбулаториясе мөдире, гомумгамәли табиб  Ленар Минхуҗиннар килгән иде. Алар укучыларга яңа уку елында уңышлар теләп, беренче сыйныфка аяк басучы нәниләргә бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды. 


Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларның берничә авыл җирлегеннән килеп укулары белән үзенчәлекле. Быел биредә 4 җирлекнең сигез авылыннан (Мәсәде, Бурсык, Чалманарат, Гәрәй, Такталачык, Әҗмәт, Түмерҗә, Уразай) балалар белем ала. Ни кызганыч, Такталачыктан кала башка җирлек башлыклары бәйрәм тантанасында күренмәде...


“Таң” ҖЧҖ җитәкчесе Рафис Фәрих улы быел да белем бирү йортын акчалата сертификат белән сөендерде. Ул укытучылар составына, укучыларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен дә җиткерде. Рафис Миңнеханов хуҗалык белән мәктәпнең шактый еллар аңлашып, ярдәмләшеп эшләвен билгеләп үтеп, киләчәктә дә хезмәттәшлекнең дәвамлы булачагына ышандырды. 


Бәйрәм җыр-моң белән сугарылган бик тә җылы атмосферада үтте. Чарага лаеклы ялдагы укытучылар, техник хезмәткәрләр һәм, әлбәттә, әти-әниләр  дә чакырулы иде. 


Белем бәйрәмен Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе зур әзерлек белән каршы алды. Укучыларны сәламләгән кыңгырау моңы да алар өчен бик тансык иде. Җәй буе күрми торган укытучы абый-апаларны балалар чәчәк гөлләмәләренә күмде – шул рәвешле  укучылар укытучыарына хөрмәт билгесе күрсәтте. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев