Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МАРШРУТ АВТОБУСЛАРЫ ПРОБЛЕМАСЫ: Автобусның юллары авыл аша узармы?

Актаныштан авылларга йөрүче маршрут автобуслары, аларның йөрү графигы халыкта даими канәгатьсезлек тудырып торучы юнәлеш булып тора.

Берәүләр маршрутларның сирәк булуына зарланса, икенчеләр автобусларда халыкның артык күп булуын сәбәп итә, янәсе, Актанышка кадәр басып төшәргә туры килә. Сүз уңаеннан, маршрутка чыгучы автобуслар буенча сорау-тәкъдимнәр ел башында авыл җирлекләрендә үткән хисап җыелышларында да яңгыратылды. 


Районның  автотранспорт хуҗалыгы җитәкчелеге, билгеле, әлеге моң-зарлардан хәбәрдар. Алай гына да түгел, АТХ бу нисбәттән төрле тикшерүләр алып бара, вәзгытьне анализлый һәм, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, килеп туган проблеманы чишү юлларын эзли. 


2 июль көнне  үткән сишәмбе брифингында исә бу юнәлештә халыктан кергән сорауларга шактый дәрәҗәдә ачыклык кертелде. АТП җитәкчесе Айзат Шакиров район буенча кергән сорауларны яңгыратып, аларга төгәл җаваплар бирде. 


Сүз дә юк, бүген авылларны  маршрут автобуслары белән тәэмин итү оешма өчен шактый чыгымлы эш. Кайбер авыллардан  йөргән халык саны бу чыгымнарны хәтта капламый да. Әмма халыкта ихтыяҗ бар икән, АТХ аны канәгатьләндерергә тырыша. 


Мисал өчен, Татар Ямалысында яшәүчеләр өчен  автобусның атнага ике көн генә туры йөрүе  (Актаныш-Ямалы)  ошамый. Аларга бу маршрутның  атна буе шулай йөрүе кирәк. Әмма маршрут атнаның сишәмбе көнендә - Мәсәде һәм Бурсык авыллары аша, чәршәмбе, җомга Күҗәкә аша йөрергә көйләнгән.  Бу тармакта маршрутны башкача җайлау мөмкин түгел – шуны аңласагыз иде. Кайбер авылларга автобусларның гомумән кермәвен исәпләгәндә, зарланырлык зар кебек түгел бу. 


Чуракай авылына да автобус  атнага бер генә көн керә. Җыенда халык маршрут санын ике итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Юк, җәмәгать, Чуракайга өстәмә  маршрут каралмаган. Сәбәбе: йөрүчеләр саны бик аз. 


Чәчер– маршрут кермәгән авылларның берсе. Биредә яшәүчеләр атнага бер генә булса да капка төбеннән автобуска утырып, үзәккә бару хакында хыяллана. Чәчерлеләрне сөендерергә ашыгабыз, әгәр ихтыяҗ, чыннан да, бар икән – җомга көнне авылга маршрут автобусы кертү мөмкинлеге каралган. Әлегә моның буенча авыл башлыгы төгәл җавап бирмәгән – халык фикере билгеле булу белән, проблема хәл ителәчәк. Әмма бу очракта болай да иң озын саналган маршрутның юлы шактый озынаячак – моны да белеп тору мөһим. 


Иске Байсар халкы автобусның Чуракай авылыннан ук тулып килүеннән зарланган булган. Бу нисбәттән дә оешма анализ ясаган. Автобусның тулы булу очрагы нибары беничә тапкыр гына теркәлгән. Ә болай сишәмбе йөргән автобустан әллә ни зарланырлык түгел. 


Михайловкалылар ис ә автобуслы булу бәхетенә хисап җыелышыннан соң ук ирешкәннәр ирешүен. Җомга көнне авылга маршрут автобусы керә башлаган. Әмма ... ул, нигездә, кешесез йөри икән. Шушы вакыт аралыгында нибары ике тапкыр гына Михайловкадан Актанышка төшүчеләр юл чыгымнарын каплаган. Ихтыярсыздан сорау туа: автобус кирәкме икән соң сезгә?


Шулай ук брифингта халыкны кызыксындырган тагын бер сорауга ачыклык кертеп карадык: ул да булса Актаныш – Әлмәт маршруты .


-Бүгенге көндә яңа маршрутка кагылышлы барлык документлар да транспорт министрлыгына юлланган. Ул маршрут якын арада сафка басачак – көтәбез!, - дип җаваплады Айзат Зиннур улы. 


Халыктан исә, чыннан да, сабырлык һәм аңлау көтә оешма. Бер кеше теләге белән генә көн дә автобусны авылга чыгарып җибәрү мөмкин түгел. Аның өчен даими йөрүче халык саны булу мөһим. Кеше хезмәтен хөрмәт итеп, аңлашып яшәсәк, эшләсәк иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев