Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МӨҺИМ ВАКЫЙГА: Актаныш районына монополиягә каршы хезмәт вәкилләре килде (+ФОТОЛАР)

Бүген Актаныш районына эшлекле визит белән Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь килде.

Визит кысаларында ул журналистлар белән очрашты, халыкны кабул итүдә катнашты, Актанышның икмәк пешерү комбинатында һәм агрегат заводында булды. 


Монополиягә каршы федераль хезмәт 25 елдан артык закон, тигезлек һәм гаделлек сагында тора. Татарстанда идарә бердәнбер: муниципаль районнарның берсендә дә вәкиллек юк, ә алар турыдан-туры Казанда. Шуңа күрә дә мондый очрашулар традицион төс алулары белән игътибарга лаек.  


Чара кысаларында Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан идарәсе вәкиле икенче санлы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Дәрес кысаларында укучылар монополиягә каршы хезмәтнең нәрсә белән шөгыльләнүен белделәр. 


Искәртеп үтәбез, монополиягә каршы хезмәтнең төп юнәлешләренең берсе-конкуренцияне һәм ирекле эшкуарлыкны яклау. Монополиягә каршы хезмәт шулай ук реклама һәм дәүләт сатып алулары үткәрү турындагы законның үтәлешен контрольдә тоту кебек юнәлешләрдә дә эшли. 
Андрей Розенталь район үзәгендә урнашкан ике  объект эше белән танышканда кече һәм урта бизнес алып бару белән бәйле мәсьәләләргә аерым игътибар итте. 

Шулай ук эш сәфәре кысаларында Андрей Николаевич район территориясендә конкуренция үсешенең милли планы чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева алып барды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев