Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МӨҺИМ ЯҢАЛЫК: Актаныш районында яңа башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде

Илшат Габделхәев Актаныш район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды.

Бүген район Советы бинасының утырышлар залында Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды. Көн тәртибендә “Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында“гы мәсьәлә дә  каралды. Утырышта  район башкарма комитеты житәкчесе итеп, бертавыштан,  Илшат Илфат улы Габделхәев сайланды.

Илшат Илфат улы 1984 елның 11 апрелендә Казан шәһәрендә туа. Белеме – югары, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган, белгечлеге -  биология һәм география укытучысы.

2010 елдан аның хезмәт юлы Актаныш районы белән бәйле. 2010-2012 елларда район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегендә  баш белгеч, 2012 елда район башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе, 2012-2013 елларда ФОРПОСТ директоры, 2013-2015 елларда Зөбәер мәктәбе директоры, 2015-2018 елларда район башкарма комитетының социаль агарту бүлеге җитәкчесе, 2018 елдан бүгенгәчә Актаныш технологик техникум директоры булып эшли.

Гаиләле, тормыш иптәше Светлана белән кыз һәм ул үстерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев