Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОНЫ КҮРЕРГӘ КИРӘК ИДЕ: Актанышта үзәк чыршының утлары кабынды - районда Яңа ел бәйрәме старт алды (+БЕЗНЕҢ ҖИТЕЗ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Бүген райондашларыбызның яңа ел кәефләрен күтәреп, бәйрәм якынлашуына ишарә ясап, Актанышның үзәк чыршысы үз утларын кабызды. 

Тамашаны үз күзләре белән күрергә килүчеләр өчен күңелле мизгелләр җитәрлек иде. Театральләштерелгән тамаша, Кыш бабай һәм Кар кызы, уен-көлке, җыр -бию, шугалаклар, төрле сыннар -  болар барысы да Яңа елның тәүге бәйрәменә үзгә ямь өстәде. 


Мәйданга җыйналган  халыкны  якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән район башлыгы Э.Н.Фәттахов тәбрик итте:
- Райондашларыбыз, балалар, кунаклар өчен булдырылган Үзәк чыршы мәйданы кыш дәвамында шат авазларга күмелеп торсын, җыр-биюләр дәвам итсен, балалар тау шусын, рәхәтләнеп ял итсен. Март аена кадәр биредә бәйрәм рухы тынмасын, - диде үз чыгышында Энгель Нәвап улы. 


Үзәк чыршының утларын бергәләп кабызгач, бәйрәм концерт-тамаша белән дәвам итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев