Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

НӘТИҖӘ ЯСАЛДЫ: Актаныш районының иң тату сыйныфы ачыкланды (+ЧАРАДАН ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Бүген район мәдәният йортында зур чара – “Тату сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабы узды.

Максаты – балаларны тәрбияләүдә белем бирү оешмалары һәм ата–аналар бердәм булып эшләгән иң яхшы коллективны барлау, аларны башкаларга үрнәк итеп күрсәтү, популярлаштыру һәм башкалар.


Өч номинациядә үткән бәйгедә зона этапларында җиңү яулаган 10 мәктәп командасы катнашты. Укытучылар, ата–аналар, балалар бер команда булып чыгыш ясады биредә.

Бердәмлекнең, тырышлыкның нәтиҗәсе – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең район этабында Актанышның беренче санлы мәктәбе Гран-при яулап, республика бәйгесендә чыгыш ясау хокукына ия булды. Беренче урында – Иске Байсар, икенче урында – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат һәм Актанышның  икенче мәктәбе командалары. Лаеклы өченче урын ияләре  Марый Суыксуы мәктәбе коллективы.  Татар Суыксуы, Яңа Кормаш, Такталачык, Әтәс, Югары Яхшый мәктәбе командалары төрле номинацияләрдә хөрмәтләнделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев