Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РАЙОН СУЛЫШЫ: Актанышның эшмәкәрләр “армиясе” киңәшмәгә тупланды (+ФОТОХИСАП)

21 февраль көнне Актаныш районы эшмәкәрләре хакимият бинасына чираттагы киңәшмәгә җыйналды.

Район башлыгы югарылыгында оештырыла башлаган мондый төр очрашулар әлеге тармак вәкилләре өчен мөһим чарага әверелде –  район җитәкчелеге бүген эшмәкәрләр “армиясен”нә  юридик яктан да, белемнәрен үстерү, эшчәнлекләрен нәтиҗәле итү ягыннан да ныклы ярдәм кулы суза. Эшмәкәрләрне борчыган сораулар уртага салып сөйләшенә, проблемалардан чыгу юллары табыла. 


Актаныш районы башлыгы Э.Н. Фәттахов җитәкчелегендә үткән киңәшмәгә  башкарма комитет җитәкчесе И.Ш. Бариев, аның урынбасарлары, җирлек башлыклары да чакырулы иде. Сәбәбе: җирлекләрдәге ҖЧҖләр, шәхси эшкуарлар үз бизнесларын үстерү юнәлешендә бүген авыл башлыкларының ярдәменә таяна, алар белән кулга-кул тотынышып эшли, чөнки бу замана куйган таләп. 


 Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләр эчендә үзган киңәшмәдә әйтелгән теләк-тәкъдимнәргә дә ачыклык кертелде. Шуларның берсе – Актаныштагы мал чалу цехының эшчәнлеге сүлпәнәю. Терлекчелек белән шөгыльләнүче эшкуарлар иткә тамга (клеймо) суктыру мөмкинлеге юклыктан зарланган иде. Район  башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Лиана Сираева сүзләреннән аңлашылганча, бүгенге көндә мал чалу цехы үз эшчәнлеген дәвам итә, эш күләмен киметүнең нигезендә исә продукциянең кимүе ята. Әмма терлек итенә тамга сугу мөмкинлеге бар, моның өчен терлек цехның үзендә чалынырга гына тиеш. Сүз уңаеннан, район территориясендә мондый ике цех халыкка хезмәт күрсәтә, аның берсе “Әнәк” агрфирмасының Айман бүлегендә урнашкан.   Киләчәктә Актаныш районы мәктәп укучыларын үзебездә җитештерелгән ит белән тәэмин итүне алмаксат итеп куя. Димәк, мал чалу цехының эшчәнлеген җанландыру да көн таләбенә әвереләчәк. 


Җирлекләрдә җитештерелгән продукцияне реализацияләү өчен кооперативлар булдыру мәсьәләсе дә актуальлеген югалтмый. Чалманарат авыл җирлеге мисалында бу эш алга таба да гамәлләштереләчәк. 


Узган очрашуда күп кенә эшмәкәрләр яңалыклардан вакытында хәбәрдар булмауларын билгеләп үткән иде. Әлеге проблема да ай дәвамында чишелеш тапкан – хәзер Актаныш эшмәкәрләрен интернет киңлекләрендә WhatsApp группасы берләштерә – Лиана Рамил кызы тәкъдиме белән булдырылган төркемдә барлык белдерү-игъланнар, хәбәрләр басылып бара. 


Аукционга куелган товарларга билгеләнгән таләпләр, 16 июньдә Актанышта үтәчәк Ык буе Сабантуенда сату нокталарын көйләү, товар рәтләренә Актаныш эшмәкәрләрен кертү – киңәшмәдә болар буенча да аңлату эшләре башкарылды.


Бүген исә район эшмәкәрләренә  контроль-касса техникасы (ККТ) буенча  яңалыклар ирештерелде. Залда утыручыларны алар белән “Прогресс” ҖЧҖ директоры (ЕГАИС мәсьәләләре буенча) М.О.Кальницкий таныштырды. 


2018 елның 2 июленә кадәр ялланган эшчеләр белән эшләүчеләр, сәүдә һәм патент тармагында һәм ЕНДВ да эшләүче, шулай ук вендингта хезмәт куючы кече бизнес онлайн-кассаларга күчәргә тиеш иде. 2019 нчы елның 1 июленнән сату иткәндә сәүдә автоматлары файдаланучы оешма һәм шәхси эшмәкәрләр; хезмәт күрсәтүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләр; салым салуның патент системасын кулланучы шәхси эшмәкәрләр; ЕНВД буенча салым түләүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләр контроль-касса техникасыннан (ККТ) файдаланырга бурычлы. Михаил Олегович шулай ук ЕГАИС системасында көтелгән яңалыкларга да тукталды. 


Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте Идарәсенең оператив контроль бүлеге башлыгы урынбасары Рамил Гатиков  "һөнәри керемгә салым" режимы хакында бәян итте. 

Эшмәкәрләр өчен бүген яңгыраган яңалыкларның чираттагысы - кибетләргә банк агентлыгы нокталарын кертү. Авыл җирлекләрендә агентлык челтәрен үстерүне максат итеп куйган әлеге яңалык   авыл кибетләрендәге кассалар аша картадан  акча алудан гыйбарәт.  Шул ук вакытта клиентка берни дә сатып алырга кирәкми. Хәзер алырга мөмкин булган максималь сумма-тәүлегенә өч мең сум. Бу хезмәт клиентларга да, сәүдә нокталарына да уңайлы. Клиентка банкомат эзләүгә вакыт әрәм итәргә, беркая да барырга кирәкми. Кибет тә шул рәвешле күбрәк сатып алучыларны җәлеп итә алачак.  Функционалны киңәйтү өчен кибеттә урнаштырылган сәүдә терминалы бернинди өстәмә чыгымнар да таләп итми. Банк персоналны үзе укыта, техник һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә. Киләчәктә, акча алудан тыш, кассада төрле түләүләрне һәм күчерүләрне кабул итү мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Банк өчен мондый формат отышлы, чөнки булган инфраструктураны кулланырга мөмкинлек бирә.Татарстанда әлеге  нокталар саны  152 гә җитәчәк дип фаразлана. Актаныш районында бу хезмәтне өч кибет гамәлгә куяр дип көтелә. Болар хакында Саклык банкы вәкиле Руслан Зарипов сөйләде. 


Билгеле, райондашлар югарыда ирештерелгән яңалыкларны бертөрле генә кабул итмәде. Арада сорау бирүчеләр дә, үзгәрешләр белән ныклап кызыксынучылар да шактый булды. Эшмәкәрләрнең очрашып аралашуы киләчәктә бердәм системада эшләү өчен ныклы база булдырып килә – иң мөһиме  шул. Хакимият бинасында исә мондый төр киңәшмә ай саен дәвам итәчәк. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев