РАЙОНДА ТЕРКӘЛГӘН УРЛАШУЛАРГА КҮЗӘТҮ: Затлы тун, акча, койма – бездә бар да урлана

Кыска гына вакыт аралыгында да Актаныш районында урлашу матдәсе буенча шактый фактлар теркәлгән.
Иң аянычы: угрылар сайланып тормый - дәүләт милкенә дә, хуҗалык байлыгына да, шәхси затларның мал-мөлкәтен дә хуҗа булудан тартынмый алар. Кирәкме, кирәкмиме – анысы мөһим түгел, кайбер урлашу кәкре кулның “кычытуын” басу өчен генә дә кылынмый микән дигән шик тә туа.
Мисал өчен 21 сентябрь көнне билгесез зат Киров – Пучы юлында урнаштырылган юл билгеләрен урлап, 10 500 сум күләмендә зыян сала. 30 сентябрьдә бу уңайдан җинаять эше кузгатыла. Кемгә һәм ни өчен кирәк булган соң ул юл билгеләре? Угрыны тапкан очракта, мөгаен, аңа юлланган иң беренче сорау шушы булыр.
Июль аенда “кәкре” куллы бәндәләр Уразай авыл җирлеген дә 33 756 сумга бөлдергән булып чыкты. Җирлек территориясеннән урланган комга шушы бәя куелган. Җинаять эше ачылган – әмма ком инде күптән измәгә кулланылгандыр шул. Һәр хәлдә бушка килгән мондый табигый байлыкны берәү дә матурлык өчен саклап ятмас.
Кагыйдә буларак, угрыларның күзен хуҗасыз яткан мал-мөлкәт аеруча кыздыра. 26 сентябрь көнне “Әнәк” агрофирмасына да берәү законсыз үтеп кереп, комбайн багыннан 90 литрдан артык дизель ягулыгы агызып ала. Зыян күләме – 3 454 сум. Шунысы гына аңлашылмый: бәясе миллионнар белән исәпләнгән техника урыннары бүген дә сакчысыз микәнни?
Чуракай авылының “Чуракай” кибете дә билгесез заттан 30 865 сум зыян күргән. Кылынган җинаятьнең төгәл көне дә билгеле булмау гаҗәпләндерде: хәл 5- 7 сентябрь аралыгында булган. Авыл кибетеннән бу кадәр суммага товар урлау өчен бер генә көн җиткәнме, әллә берничә көнгә сузылганмы угрылык?
Ни кызганыч, шәхси секторларда да урлашу очраклары даими теркәлеп тора. Соңгы вакытта мондый фактлар Иске Байсар, Күҗәкә, Терпеле, Шәбез авылларында теркәлгән.
Элеккерәк елларда авыл халкы йозакның ни икәнен дә белмәде. Ишеккә терәп куелган себерке хуҗаның өйдә түгеллеген күрсәтеп торучы төп билге иде. Әмма ул заманда халык та башка булгандыр – урлашу юк иде бит, җәмәгать! Кашык та югалмаган ул чорда! Ә менә 5 октябрь көнне Иске Байсарда яшәүче бер гаиләгә үтеп кергән угры йортны “ялтырата язган”. Акча, алтын, хәтта затлы тун да “очкан”. Бу факт буенча җинаять эше ачылып, билгесез затны ачыклау юнәлешендә эш бара.
Күҗәкәдә кылынган җинаятьне дә кайнар эздән ачыклап булмаган, чөнки йорт верандасында сакланган инструментларның кайчан югалуын тәгаен белүче юк. Вакыйга үзе 22 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр аралыкта булган кебек фаразлана. Хуҗага 22000 сумлык зыян салынган – анысы факт.
Терпеле авылында берәү берәүнең койма профнастилын “чәлдергән”. Зыян күләме -11 660 сум. Ярый әле хуҗалар сизгер булган. Хәер, койма кашык түгел, юклыгы күзгә ташланмый кала алмый.
Шәбез авылында яшәүче райондашыбызның йортыннан да сентябрь аенда 3 000 сум күләмендә акча “аякланган”. Аның кай тарафка китүе генә билгеле түгел – тикшерү бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 10:23Бүген, 27 май китапханәчеләр көне: Китапханә китапны өйгә китерә, килеп ала Актаныш үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре без укырга теләгән китапны өебезгә китереп бирә, укып чыккач, килеп ала. Барып йөрисе дә юк.13100
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.208400
-
25 май 2022 - 13:21Бүген Актаныш районы кадетлары өчен соңгы кыңгырау чыңлады Районыбыздагы һәрбер чараны ямьләп, матурлап, патриотик рух бүләк итүче кадетларыбыз өчен бүген соңгы кыңгырау чыңлады.34203
-
25 май 2022 - 08:35Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов якташларыбызны Сабантуй бәйрәменә чакырды (+фоторепортаж) Актаныш якташлык җәмгыятьләре башкалабыз Казанда да, Чаллыда да уңышлы эшләп килә. 24 май көнне Чаллы шәһәренең Энергетик мәдәният сараенда районыбызда туып-үсеп халкыбызның танылган шәхесләренә әверелгән якташларыбыз бер сәхнәгә җыелды. Күренекле сәнгать әһелләре белән бергә Актанышның мәдәният коллективлары да очрашу-концертның яме-күрке булдылар.33000
-
24 май 2022 - 14:52СОҢГЫ КЫҢГЫРАУ-2022: Гимназияне тәмалаучылар яңа бинаның беренче чыгарылыш сыйныфы буларак тарихта кала Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның быелгы унберенчеләре исеме-җисеменә туры килгән соңгы кыңгырау бәйрәме бүләк итте.41200
-
24 май 2022 - 13:39Актанышның беренче мәктәбе укучылары Соңгы кыңгырау бәйрәмен үзәк стадионда уздырды Бүген районыбыз мәктәплрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Актанышның беренче санлы мәктәбенең соңгы кыңгырау бәйрәме икенче ел рәттән Советлар Союзы Герое Баян Дәүләтов исемендәге стадионда уза. Стадионның тамашачылар урынында энә төшәр урын да калмаган иде.70100
-
23 май 2022 - 17:41В Россельхозцентре Татарстана предупредили, чем грозит хлебная полосатая блошка посевам яровых культур Специалисты районных отделов татарстанского филиала «Россельхозцентра» выявили на посевах насекомых, которые вредят всходам злаковых культур. К концу второй декады мая в республике яровые культуры обследованы на площади 8,6 тыс. га. При этом хлебные полосатые блошки – вредители зерновых культур – обнаружены на 2,7 тыс. га, или почти на трети обследованных площадей.15000
-
23 май 2022 - 13:24Актанышның мәдәният паркындагы Габдулла Тукай бүләге ияләре язылган китап-постаментка Ләбиб Лерон исеме өстәлде Актанышның мәдәният паркында Габдулла Тукай премиясе лауреатларының исемнәре язылган китап-постамент бар. Бирегә Актаныш районында туып-үсеп татар халкының иң олы бүләгенә лаек булган якташларыбызның фоторәсемнәре урнаштырылган, исемнәре уеп язылган.44200
-
23 май 2022 - 12:31Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиядә Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республика фестивале уза Бүгенге әдәбият бәйрәменең программасы бик бай- әдәбият һәм сәнгать көне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта Гамил Афзал исемендәге "Яшь каләмчеләр" республикакүләм фестиваленең ачылу тантанасы белән башланып китте.33601
-
20 май 2022 - 07:23Әй, язмыш, язмыш: Өлгерәсе иде!.. Аркамда – биштәр, аякларымда – кроссовкалар, өстемдәге курткам да пикникка чыкканда кия торган, яңасы никтер тәнемә ябышмый. Көзге каршында сәгатьләр буе чәч ясап азапланучыларны, гомумән, аңламыйм. Бейсболкамны башыма ябыштырып куям да чыгып чабам. Ләлә САБИРОВА36200
-
10 май 2022 - 11:57"АКТАНЫШ АВАЗЫ" телевидениесе хәбәрләр тапшыруы 05.05.22
-
4 май 2022 - 15:4703.05.22 ХӘБӘРЛӘР
-
ЯҢГЫРГА ТИКЛЕМ:Бәрәңге утыртып өлгердегезме, иптәшләр? Бакчаларда көннәр буе, яллларны көтеп алып казыну вакыт та җитте. Бәрәңге утырту авыл җирендә - бәләкәй чакларыбыздан ук бер зур эш, хезмәт эйфореясенең югары ноктасы! Бакчаларыгызда ниләр чәчтегез әле? Кичә бакчаларыгызда мәшәкатьләнеп, язгы май яңгыры асларында калмадыгызмы? Кишер, суган, чөгендер һәм башка яшелчә-чәчәкләрне дә утыртабыз әкренләп.
-
27 май 2022 - 18:2125 форма-киңәшмә алдыннан район башлыгы Энгель Фәттахов Уразайда телемедицинаның тормышка ашырылуы белән таныштыБүген 5 авылны берләштергән Уразай авыл җирлегендә апрель ае йомгакларына багышланган 25 форма-киңәшмә узды. Киңәшмә алдыннан Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттхов Уразай фельдшер-акушерлык пунктында телекүпер аша табиб кабул итүен карады.3800
-
27 май 2022 - 17:20Ак Барс банк Актаныш районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырдыБүген хакимиятнең кече утырышлар залында Актаныш районы укытучыларына тантаналы шартларда 258 заманча ноутбук тапшырылды.11300
-
27 май 2022 - 15:06Майның соңгы ике көнендә бакчага чыкмагыз!Бу ялларда утырту эшләрен төгәлләгез.29900
-
27 май 2022 - 14:46Дини нәселнең бер тармагы“Абыстайлар – ак әбиләр” проектына районыбызда ислам динен үстерүгә зур өлеш кертүче абыстай-остазлар турында мәгълүмат туплана. Сәйдә РАХМАНОВА, район мөслимәләр берлеге җитәкчесе.6900
-
12 май 2022 - 10:45Актаныш икмәк комбинатыннан вакансияләр Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр эшкә чакырыла108100
-
11 май 2022 - 14:32Актаныш кошчылык станциясе бройлер чебиләр һәм мулард үрдәкләрне сатуга чыгара 13 майдан Актаныш кошчылык станциясе тәүлеклек һәм ункөнлек йорт кошларын тәкъдим итә.112200
-
4 май 2022 - 09:52Вакансияләр тәкъдим итәбез! Актаныш икмәк комбинатына шофёр, кондитер, торт пешерүче кондитерлар, ипи пешерүчеләр кирәк.100400
-
26 май 2022 - 15:23Аккүз ФАП мөдире Ләйсән Анамова «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинанты Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр 2022» бәйгесе номинантлары өчен тавыш бирү башланды. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.47704
-
23 май 2022 - 16:21“Яшьләр каләме” фестиваленең Гран-при иясе- гимназия укучысы Ралиф Гыйздәтуллин Бүген районыбызда әдәбият-сәнгать көннәре кысаларында “Яшьләр каләме” фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.46601
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: СМИ: Актаныш
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ №ФС77-47622 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Гимадиев Айнур Расимович
Адрес редакции: 423740, с. Актаныш, пр. Ленина, д. 49
Телефон редакции: 8(85552) 3-09-29, 3-15-44
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: airs16@mail.ru.
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика