Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СЕЗ СОРАГАН ИДЕГЕЗ: Актаныш районы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә хәләл ит ашаталармы?

Хөрмәтле райондашлар! Һәр өлкәдә барган эшчәнлеккә, үзгәрешләргә битараф булмавыгыз ачыктан-ачык аралашырга, борчыган сорауларны ачыклап, чишелешен табарга ярдәм итә.

Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховка юлланган сорауларның чираттагысы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларның хәләл ризык белән туклануына кагылышлы иде. Ата-аналар, балаларыбызга хәләл ит ашатсыннар иде,  дип, район башлыгына мөрәҗәгать итте. Хәлне ачыклау өчен, район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин бакча-мәктәпләргә ит китерүче эшмәкәр “Ибраһимова”ның малны алу, чалу тәртипләре белән танышты. Бүгенге көндә балаларга ашатылучы ит хәләл. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Лиана Сираева һәм Ләйсән Нурлыева “Каенкай” балалар бакчасына йөрүче ата-аналар белән очрашты, хатта күтәрелгән сорауларның чишелеше буенча җавап бирде.

Реклама

Бакча-мәктәпләрдә балаларның туклануы район башлыгының даими күзәтчелегендә тора. Сорауларыгыз һәм борчуларыгыз бар икән, битараф калмасагыз иде, балаларыбыз иминлегенә һәм сәламәтлегенә киләчәктә дә игътибарлы булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев