Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Актаныш районында “Авыл яшьләре” спорт уеннарын үткәрү нәтиҗәләре

10-15 сентябрь көннәрендә Актаныш районы Татарстанның төп спорт мәйданына әверелеп, ул унберенче “Авыл яшьләре” спорт уеннарын үзендә кабул итте.

Бу көннәрдә Актаныш 43 районнан килгән 1 500гә якын спортсөярне кунак итте, аларга спортта үз осталыкларын күрсәтү өчен  җирлек булдырды, мөмкинлекләр тудырды. 

Хакимият бинасында оештырылып килүче сишәмбе брифингында исә  әлеге дәрәҗәле чарага нәтиҗә ясалды. Брифингны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева алып барды. 

Ләйсән Фоат кызы үз чыгышында район күләмендә “Авыл яшьләре” спорт уеннарына әзерлекнең алдан ук башлануын һәм ныклы баруын билгеләп үтте. Бу вакыт аралыгында спорт объектларында төзекләндерү эшләре башкарылды, үзәк стадионда факел урнаштырылды. Республика ярдәме белән районның материаль-техник базасы ныгытылды. 

Ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылганын да билгеләп үтми мөмкин түгел. Актаныш районы командасының призлы өчлеккә керүе дә күп нәрсә хакында сөйли. 

Спорт төрләре, аларда ирешелгән нәтиҗәләр хакында Актаныш районы башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар  Иманаев сөйләде. Ул, һәр ярышка аерым тукталып, анализ ясады. Актаныш командасының уңышларын атады. 

Актаныш мунициципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илдус Хәкимов  механизаторлар ярышы буенча үз фикерләрен белдерде. 
-    Иң мөһиме, техникалар катнашындагы ярышлар исән-имин үтте. Бу безнең төп җиңүебез!”- дип билгеләп үтте ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев