Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СӘЛАМӘТЛЕК САГЫНДА: Актаныш районында тагын бер өстәмә сәламәтләндерү үзәге ачылды (+БЕЗНЕҢ ФОТОРЕПОРТАЖ)

Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан Иске Байсар авыл җирлеге бүген табиблык амбулаториясе ачылуны бәйрәм итте.

Бер гасырлык тарихы булган Иске Байсар җирлегендә эшләп, авыл халкының гына түгел, актанышлыларның, күрше-тирә районнарда, Башкортстан республикасында яшәүчеләрнең дә сәламәтлекләрен ныгытуга әйтеп бетергесез зур өлеш керткән дәвалану үзәге - табиблык амбулаториясе, ике еллык тәнәфестән соң, яңартылып, янә үз ишекләрен ачты.


Район үзәгеннән шактый ерак урнашкан Иске Байсар авыл җирлеге бүген табиблык амбулаториясе ачылуны бәйрәм итте.  Тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, Актаныш районы аппараты җитәкчесе Альберт Тимеров, җирлек башлыгы Рәмис Кадыйров, “Ташкын” хуҗалыгы рәисе Рәүхәт Салихҗанов, Актаныш үзәк хастаханәсе баш табибы  Айдар Хәевлар катнашты. 


Актаныш районында яңартылган сәламәтләндерү учреждениеләре арта. Димәк, аларга ихтыяҗ бар. Бүгенге көнгә кадәр халык сәламәтлеген кайгыртуга юнәлдерелгән мондый төр өстәмә сәламәтләндерү үзәкләре өчәү булса, хәзер аларның саны дүрткә җитте. 

Түләүле дәвалану үзәге  10 урынга исәпләнгән, биредә көндезге вакытта сәламәтлекне ныгыту белән беррәттән ятып дәвалану (стационар) мөмкинлеге дә бар.  “Безнең максат – профилактик чараларны көчәйтү, авыруларны массаж, парафин, физиотерапия, электрофорез, ләм, су ванналары ярдәмендә дәвалауның нәтиҗәлелеген арттыру”,- диде тантанада амбулаториянең баш табибы Альберт Сафиуллин. 

Яңарыш кичергән табиблык амбулаториясендә җылылык, су белән тәэмин итү системалары алмаштырылган, гомумән, киңкырлы эшчәнлек башкарылган. Бу уңайдан Айдар Хәев  ак халатлы шәфкать ияләренә, бинаны өр-яңага әйләндергән “Теплосервис” оешмасына, җирлектәге хуҗалыккка, бу эшне әйдәкләүче җитәкчеләргә һәм аларга булышучы эшмәкәрләргә  рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Үзәк инде 30 сентябрьдән тәүге дәваланучыларны кабул иткән. Шунысы игътибарга лаек, алар арасында Башкортстанның Дүртөйле шәһәреннән, Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән һәм Мөслим районнарыннан да вәкилләр бар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев