Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СӨЕНЕЧЛЕ ВАКЫЙГА: Актаныш ЗАГС бүлегендә 150нче булып кыз бала теркәлде (+ФОТОМИЗГЕЛЛӘР)

Актаныш районы ЗАГС булеге  бүген 150 нче баланы тантаналы шартларда теркәде. 

Күркәм гадәт буенча, Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе түгәрәк сан астында туган нарасыйны бала табу йортыннан ук каршы алды. Гөлфинә Баян кызы Яңа Әлем авылында гомер кичерүче Гөлчәчәк һәм Ленар Сәетовларга  Динәнең туу турындагы таныклыгы белән беррәттән Татарстан Президентының шәхси котлау хатын да тапшырды. 

Район ЗАГС булеге житәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мөхәмәдиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын күңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Шулай ук яшь гаиләгә уңышлар, мәхәббәтле тормыш теләп калды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев