Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СОЦИАЛЬ ТҮЛӘҮЛӘР ХАКЫНДА: Актанышта 1876 кеше (65,9%) дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан

Актаныш районында 1 сентябрьгә 2848 ташлама алучы исәпләнә. Шулардан 1876 кеше (65,9%) дару белән тәэмин ителүдән баш тарткан.

Баш тартучыларның проценты ел саен кими. Соңгы 3 елда дарулар белән тәэмин итү программасына якынча 300 кеше (якынча 10%) киредән әйләнеп кайтты.

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе искә төшерә: 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивалентын алучы федераль ташлама алучылар тиешле гаризаны пенсия фондының территориаль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара алалар. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.

Социаль хезмәтләр җыелмасы

-рецептлар буенча медицина куллануы өчен дару препаратларын, рецептлар буенча медицина эшләнмәләрен, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктларын;

-төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалануына юлламаларны;

-шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрүне үз эченә ала.

«Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хокуклы федераль ташлама алучыларга  ветераннар, инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысына дучар ителгән затлар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев